Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Казандагы “Эфир” телевизион каналының “Перехват” тапшыруы төрле җинаятьләр, янгыннар, һәлакәтләрдә канга баткан мәетләр, йөзләре куркыныч хәлгә килгән кешеләрне күрсәтә. Җәмәгатьчелек арасында бу хакта сөйләшүләр барса да, рәсми рәвештә канәгатьсезлек белдерүче юк иде. Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясавиев бу хәлне Матбугатка дәгъва белдерү җәмәгатьчелек коллегиясенә шикаять итте.

Искәндәр Ясавиев социолог буларак вакыт-вакыт җинаятьчелек турында телевизион тапшыруларны тикшерүен һәм шул сәбәпле, “Перехват”ны да карап баруын әйтә. Анда күрсәтелгән кайбер язмаларны ул журналист этикасына туры килми дип саный.

“Безнең тикшерүләр күрсәткәнче, “Эфир” телевизион каналының “Перехват” тапшыруы һәр көнне диярлек үлгән, канга баткан кешеләрне, төрле күңелсез очрак, янгын, җинаять, юл һәлакәте корбаннарын күрсәтә. Социолог буларак миндә шундый караш туа: канга баткан мәетләрне күрсәтү (җитмәсә аны әле зур итеп тәкъдим итәләр – И.Я), бу тамашачыларның сиземен киметә, ягъни кешеләр мондый күренешкә ияләшә. Психологлар моны “эмоциональ тупаслану” дип атый, ягъни кешеләр авыр хәлгә эләккәннәрне кызганудан туя башлый”, ди ул.

Балалар да карый

Шикаятьтә Ясавиев “Эфир”ның интернет сәхифәсендәге “Башы киселгән сукбай”, “Канга баткан хатын-кыз” тасмаларын да мисал итеп китерә. Аның берсендә шәрә гәүдә янында киселгән баш ятуы тасвирлана. Әлеге тасма элегрәк “Перехват” тапшыруында да күрсәтелгән булган.

Ясавиев әйтүенчә, бу тапшыруы 19.30да чыга. Ә ул вакытта әле балаларның телевизор карый торган чагы.

“Башсыз мәетләр, канга баткан гәүдәләр балалар психикасына нинди тәэсир ясый микән? Бу психолог һәм психиатрларга сорау булып кала. Миңа калса болар киләчәктә бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, без моны әле тулысынча аңлап кына бетермибез”, ди ул.

Тамашачыларны хөрмәт итәргә

Нәкъ әлеге хәлләр КДУның социология фәннәре докторын Матбугатка дәгъва белдерү җәмәгатьчелек коллегиясенә шикаять итәргә мәҗбүр иткән. Ул моның никадәр журналист этикасына туры килүен һәм журналистның шул рәвешле кешеләрнең кайгыларын күрсәтү хокукы барлыгын ачыкларга сорап хат язган.

Ясавиев әйтүенчә, журналистикада тамашачыларның хисләрен хөрмәт итәргә, кешеләрнең кайгыларына битараф булмаска дигән кагыйдәләр бар.

“Алар барысы да Русия журналистлар берлеге, шулай ук халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан да билгеләнгән. Шуңа мондый натуралистик тасмалар күрсәтү ярдәмендә популярлык казану, күбрәк тамашачыларны җәлеп итү артыннан “куарга” түгел, ә бары журналист этикасы нигезендә эшләргә кирәк”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG