Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каршылык чараларында катнашу мәсьәләсе ризасызлык тудыра


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасы утырышы узды. Анда алда торган каршылык чараларында катнашу мәсьәләсе тикшерелде. Татар җәмәгатьчелеге Виктор Палагинга каршы чарада катнашуны тикшереп тә тормады. Утырышта катнашучылар аны мәгънәсез чара дип бәяли.

Эш шунда, 13 март башкорт яшьләре иминлек хезмәте башлыгы Виктор Палагинга каршы урам җыены үткәрә. 20 март исә федерализмны яклап урам җыены узачак. Аны җәмәгатьчелек хокук яклау комитеты үткәрә. Бу комитет башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы башлангычы белән төзелгән иде. Татар җәмәгатьчелеге Виктор Палагинга каршы чарада катнашуны тикшереп тә тормады. Утырышта катнашучылар аны мәгънәсез чара дип бәяли.

Федерализмы яклап үтәчәк чарада катнашу-катнашмау бәхәсләр тудырды. Берәүләр федерализм Башкортстан татарына бернәрсә дә бирмәде, аны яклап торасы да юк дип исәпли. Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов: “Бүген иң мөһим мәсьәлә федерализмны яклау, без анда катнашырга тиеш”, дип чакырды. Аның бу чакыруы милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин тарафыннан пыран-заран китерелде.

Безнең оешмалар татар мәнфәгатен яклау өчен төзелгән. Ә ул чараларны татар мәнфәгатен күрмәгән, күрергә дә теләмәгән оешмалар үткәрә. Шуңа без анда катнаша алмыйбыз. Минем, 70 яшьтән өстәге кешенең, анда басып торуы хурлык булыр иде”, дип чыгыш ясады Мәҗит Хуҗин. Әлеге мәсьәләдә катгый генә бер фикергә киленмәде.

Илназ Мәҗитов
Утырышта татар җәмәгатьчелегенең үз каршылык чарасын үткәрү мәсьәләсе дә каралды. Башкортстан телевидениесе аша татар авылларын башкорт итеп күрсәткән тапшырулар уңаеннан телевидение бинасы каршында пикет үткәрергә карар ителде. Ул да 20 мартка билгеләнде. Дөрес, бер үк вакытка түгел. Әлеге каршылык чарасы көндезге бергә билгеләнде, федерализмны яклап үтәчәге көндезге өчтә узачак.

Башкорт яшьләре иттифагы ачлык акциясе уздырачагын белдергән иде. Хәбәр иткәнчә, Башкорт яшьләре иттифагы әгъзасы Илназ Мәҗитов кулга алынган иде. Ул Уфада узган матбугат конференциясендәге бер тарткалаш өчен гаепләнә. Эш шунда, 11 декабрь узган матбугат фестивалендә Илназ Мәҗитов сак хезмәтендә эшләгән булган. Ул анда бәйсез журналистларга көч куллануда гаепләнә.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе җинаять эше тикшергәндә Илназ Мәҗитовны ирегеннән мәхрүм итү дөрес түгел дип, аны иреккә чыгарды. Мәхкәмә барган вакытта Илназга теләктәшлек белдереп өч дистәгә якын башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Аларны берничә дистә милиция хезмәткәрләре күзәтеп торды. Узара каршылыклар чыкмады. Илназ Мәҗитовны мәхкәмәдән чәчкәләр белән каршы алдылар.
XS
SM
MD
LG