Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

Русиядә милли мәсьәләләр министрлыгы кирәк. Бу фикерне “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррир урынбасары Илдар Миргалимов Русия Федерациясе шурасы спикеры Сергей Мироновка җиткерде. Миргалимов шулай ук Русиядәге милли басмалар берлеген оештыру турында уйлана.

Русиянең Федерация шурасы төбәкләрнең матбугат чараларын Мәскәүгә җыйды. Шура әлеге чараны төбәк журналистларына үзенең эшен күрсәтү өчен оештыра. Русия Федерация шурасы спикеры Сергей Миронов 40 минут дәвамында каләм ияләре алдында җавап тоткан. Шул уңайдан без “Ватаным Татарстан” газетының баш мөхәррир урынбасары Илдар Миргалимов белән әңгәмә кордык.

Илдар әфәнде, очрашуда Русиядәге башка милли басма вәкилләре дә катнаштымы? Татар журналисты буларак алар белән фикер алыштыгызмы?

Җыенга төрле төбәкләрдән журналистлар килде. Ләкин милли юнәлешкә игътибар сизелмәде. Анда нигездә рус телле һәм рус матбугаты вәкилләре генә катнашты. Чечен, Башкортстан республикаларының рус телле газетларының җитәкчеләре белән очрашырга туры килде. Кызганыч, башка милли басма вәкилләре күренмәде.

Федерация шурасындагы очрашудан соң Русиядәге милли басмалар уртак бер берлеккә тупланып, үзләренең мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, дигән фикергә килдем. Әмма бу эшне башкарырга кем алыныр? Анысы билгеле түгел. Бәлки, моны үзебезнең татар кешесе башлап җибәрер. Югыйсә, милли матбугат чаралары күтәргән мәсьәләләр русныкы белән чагыштырганда күбрәк. Шуңа күрә басмаларның берлеге оешып, хакимияткә таләпләр куйса, безнең тавыш катырак ишетелер иде. Дәүләт тә безнең таләпләргә игътибар итәр иде. Ләкин бу минем фикер генә.

Сез матбугат очрашуында Мироновка Татарстанда милли мәгариф системасына зыян китерелә дигәнсез.

Сергей Мироновка соңгы елларда татар җәмәгатьчелеге милли мәгариф системасының җимерелә баруына борчыла дип әйттем. Чөнки башта укыту стандартларыннан милли компонентны алып ташладылар, аннан безнең балаларыбызны Бердәм Дәүләт Имтиханын (БДИ) туган телдә бирү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Шуңа милли мәгариф бик кыен хәлдә калды.

Бу сорауга өстәп, соңгы елларда ил күләмендә төрле милләтләр арасында низаглар, шул җирлектә җинаятьләр саны арта, фашизм күренешләре күзәтелә. Русиядә 140лап милләт яшәгәнен исәпкә алсак, бу бик четерекле мәсьәлә. Русиянең милли сәясәт концепциясен төзергә вакыт җитте, дип уйламыйсызмы? Югыйсә, бездә әле һаман да милли мәсьәлә министрлыгы да, шуңа караган махсус кануннар да юк, дип сорау бирдем.

Сергей Миронов нәрсә дип җавап бирде соң?

Федерация шурасы рәисе сорауның беренче өлешенә, гомумән, аңлатма бирмәде. Ягъни милли мәгарифкә кагылган сорауны читләтеп үтте.

Ә милли мәсьәләләр юнәлешендә эшли торган федераль оешма төзү фикере белән килешүен белдерде. “Безнең илдә төрле милләтләр һәм милләтара мәсьәләләр белән шөгыльләнүче федераль дәүләт хакимияте органының булмавы һич тә дөрес түгел... Күпмилләтле дәүләт моның белән шөгыльләнергә тиеш. Бездә төбәкләр үсеше министрлыгы бар. Әмма ул әлеге мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнми.

Киләчәктә аерым министрлык булмаса да, ниндидер агентлык төзү зарур. Аның ничек аталуы да мөһим түгел. Ул бары тик федераль үзәк карамагында булырга һәм бу мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиеш”, диде.

Ул төбәкләрне берләштерү мәсьәләсенә дә тукталды. Анда яшәүче милләтләр мәнфәгате беренче урында торырга тиеш дип белдерде. Ләкин бу сүзләрнең ничек тормышка ашырылуын әлегә әйтеп булмый. Мироновның фикере мөһим дип әйтер идем. Чөнки ул президент, премьер-министрдан кала Русиядә өченче җитәкче.

Илдар әфәнде, сезнең милли мәсьәләгә тукталуыгызны башка журналистлар, Сергей Миронов үзе ничек кабул итте?

Сорау ниндидер зур реакция тудырды дип әйтә алмыйм. Мин инде мондый чарада өченче тапкыр катнашам. Моңарчы милли мәсьәләгә кагылганнарын хәтерләмим.

Минем сораудан соң рус телен, мәдәниятен саклау мәсьәләсен күтәрделәр. Сергей Миронов рус теле галиме Даль хөрмәтенә бәйрәм оештыру тәкъдимен хуплап кабул итте. Ләкин башка милләтләрнең мәнфәгатьләре турында сүз булмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG