Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:23

Джо Байден тынычлык сөйләшүләрен кичектермәскә чакыра


Кушма Штатлар вице-президенты Джо Байден Израил белән Фәләстиннәр арасындагы тынычлык сөйләшүләрен башлауны кичектермәскә кирәк, - дип белдерде.

Пәнжешәмбе Тель-Авивта чыгыш ясаган Байден, фәләстиннәр белән диалог Израиль өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып торырга тиеш дип, ассызыклады.

Гәрәп илләре Лигасы генераль секретаре Амир Муса, Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас сүзләренә нигезләнеп, фәләстиннәр Израиль белән турыдан-туры сөйләшүләрдә катнашмаячаклар, диде.

Катнашмау сәбәбе итеп алар, Израильнең Көнчыгыш Иерусалимда яһүдләр өчен йөзләрчә яңа йортлар салу ниятен атыйлар.

Бу карары өчен Төркия белән Русия Израильне тәнкыйтькә тотты.

XS
SM
MD
LG