Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Пакыстан белән киңәшә


Әфганыстан, әйдәп баручы көнбатыш һәм күрше дәүләтләрнең үзара көрәш мәйданына әверелергә теләми.

Бу хакта Әфганыстанда ике катлы уен алып баруда бер-берсенә гәепләүләр ташлаган Иран белән Кушма Штатларның чыгышларына бәя биргән Әфган президенты Хәмит Карзаи белдерде.

Әфганстанда вазгиятнең тотрыклылана баруын Карзаи пәнжешәмбе көнне Исламбадта узган сөйләшүләрдә Пакыстан премьер- министры Йосыф Рази Гилани белән тикшерде.

Карзаи сүзләренә караганда уртачыл талиблар белән уртак тел табу процессында Пакыстанның тоткан юлыннан күп нәрсә торачак.
XS
SM
MD
LG