Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә хөкүмәт карарына каршылык


Бүген Грециядә, соңгы айда өченче тапкыр инде, хөкүмәтнең кризистан чыгу чараларына каршылык йөзеннән, гомум протест белдергән урам жыеннары уза.

Илдә ике зур профсоюз оешмасының чакыруы белән шәһәр транспорты эшләми, күп кенә очкычлар очмый, хастаханәләр, мәктәпләр ябылган.

Бу акциядә катнашучылар, хөкүмәтнең күптән түгел генә кабул иткән, бюджет житмәүчелеген тулыландыру турындагы карарын гамәлдән чыгарарга тырыша.

Хөкүмәт ул карарында салымнарны зурайтып, бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын киметеп, пенсиягә китү яшен арттырган иде.
XS
SM
MD
LG