Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чилида яңа президент ант бирә


Бүген Чилида дәүләт башлыгы булып сайланган яңа президент Себастьян Пинера ант бирәчәк. Аны сайлау егерме ел инде хәкимияттә торган урта сулчыларны алыштыру булып тора.

Сайлау алды кампаниясендә Пинер ул эшләгән вакытта иң мөхиме икътисад үсеше, яңа эш урыннары булдыру һәм Мишель Бачелитның социаль программасын дәвам итү, дигән иде.

Илдә бик тә популяр булган Бачелет, хөкүмәт исеменә төрле тәнкыйтьләр, шул исәптән әле генә булып узган йөзләрчә корбан китергән жир тетрәүләргә әкрен реакция булуда гәепләнсә дә, дәүләт башлыгы урыныннан иң югары – 84 % рейтинг белән китә.

Жир тетрәүдән каза күргән илне торгызу хәзер яңа президентның эше булачак.
XS
SM
MD
LG