Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси яңалыклар кытлыгы кискенләшә


Татарстанның яңа президентының инаугурация үтүенә ике атнага якын вакыт калып бара. Казаннарның хәле тәмам бетте. Беркем инде ни эшләргә белми. Бигрәк тә хөкүмәт әгъзалары арасында билгесезлек. Кем урыннарын саклап калачак, кем юк?

Премьер-министр урынына Марат Әхмәтов, Илшат Фәрдиев намзәтләре “тузгач”, хәтта “КамАЗ” башлыгы Сергей Когогин исемен дә искә алынды. Кайберәүләр исә, бу урында эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны да күреп булырга мөмкин, ди.

Хәзерге пермьер-министр Рөстәм Миңнеханов исә, югары даирәдә эш урыннарына әлегә беркемне расламый, тыныч кына, җитди рәвештә төрле җыелышлар үткәрүне дәвам итә.

Республикада сәяси сусау булганда, бу тармактагы фаразлар күбрәк түземсезлек белән көтеп алына. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов “Звезда Поволжья” басмасында үз фаразларын дәвам итә. Биредә яңа идеяләр юк. Шуңа да белгеч беренче карашка, чынбарлыкка туры килмәслек фаразлар ясый.

Шәймиевкә эш эзләү

Иң элек Әхмәтов, Федерация Шурасын Казанга күчерә. Ә Шәймиев исә, аның рәисе булырга мөмкин. “Федерация шурасы - ул төбәкләр пулаты җыелган урын, шуңа да аның Русиянең бер төбәгендә урнашуы дөресрәк булыр иде. Бу гамәл Казанның чыннан да өченче башкала итеп танырга ярдәм итәр иде”, ди Рәшит Әхмәтов.

Икенчедән, белгеч Шәймиевнең дәүләт киңәшчесе булып калуын хупламый. Янәсе, элек Рафаэль Хәкимов башкарган бу вазыйфа “бабай”га килешми. Шуңа да, Әхмәтов дәүләт сәркатибе вазыйфасын кертү ягында. Чөнки бу вазыйфаны башкаручы кеше төбәк үсешенә, аның федераль үзәк белән элемтәләренә үзгәрешләр кертергә сәләтле. Ә иң яхшысы исә, вице-президент вазыйфасын кире кайтарып, бу урынга Шәймиевне билгеләү.

Әхмәтов фикеренчә, Шәймиев Русия вице-президенты урынына да бер дигән барыр иде. Чөнки ил көннән-көн православ-мөселман иленә әйләнеп бара. Шуңа да бу ике дин арасында урталыкны таба белүче җитәкче кирәк. “Шәймиев шәрык илләре арасында хөрмәт ителә торган шәхес буларак, Русия җитәкчелеге аның авторитеты белән куллана алыр иде. Медведев Шәймиевкә тикмәгә Русия мөселманнары хәрәкәтен җитәкләргә тәкъдим итмәгәндер”, ди Әхмәтов.

Миңнеханов ешрак телгә алына

Әмма Шәймиев Татарстан җитәкчеләре рәтендә калса да, сәяси элитада Миңнеханов исеме ешрак яңгырый. Мәсәлән, чәршәмбе шәһәр думасы утырышында Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин үз хисабында Миңнехановны 12 тапкыр, Шәймиевне ни бары 2 тапкыр гына искә алган. Шәһәр думасының кайбер депутатлары исә, чыгыш ясаганда бөтенләй дә Шәймиевне искә алмаган. Аның каравы, һәр депутат Миңнехановны искә алырга онытмаган.

Яңа билгеләнеп куелган президент Рөстәм Миңнеханов үзе исә, чыгыш ясаганда һәрчак Шәймиевне һәм аның күрсәтмәләрен искә алган. Чөнки ул әлегә Шәймиевнең федераль үзәктәге абруеннан башка эшли алмаганын яхшы аңлый, ди Рәшит Әхмәтов.

12 мартта исә, Татарстан Дәүләт шурасы президиумы утырышында республиканың беренче президенты вәкаләтләрен үтәүне төгәлләгән зат өчен махсус вазыйфа булдыру турында канун проекты тикшереләчәк.

Көләргәме еларгамы?

Хакимият алмашыну алдыннан булган мәгълүмат кытлыгы һәм сәяси вакыйгаларның булмавы хәтта иң бай фантазияле журналистларны да авыр хәлгә куя. Яңа фикерләр, төпле дәлилләр булмаганда, ясалма сенсацияләр эзләү дәвам итә. Ләкин тормыш теләсә нинди әкият уйлап чыгаручылардан илһамлырак иҗат итә. Март ахырында, 1 апрель көлке көннәре җиткәндә, Татарстан номенклатурасы нәрсәдән көләргә һәм ни өчен еларга икәнен яхшырак беләчәк.
XS
SM
MD
LG