Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Гәззә сызыгында Британия журналисты иреккә чыгарылган


Гәззә сызыгында Британ журналисты азат ителгән. Ул бер ай элек “фәләстин жирләре иминлегенә зыян китергән” дигән шикләнүләр белән тоткарланган иде.

Журналист Пол Мартин сүзләренә караганда, аны бары тик үзенең һөнәри бурычын үтәгән өчен генә кулга алганнар.

Журналист, Британия, Көньяк Африка Республикасы ярдәмендә иреккә чыгуын, матбугат азатлыгы өчен көрәштәге жиңү дип атады.

Мартин “Би-Би-Си һәм Лондондагы “Таймс”ның штаттан тыш хәбәрче. Ул 2007 елда Гәззәнең, Хәмәс төркеме кулына тулы контрольгә күчүеннән соң кулга алынган беренче журналист.

XS
SM
MD
LG