Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада яңа хөкүмәт төзелде


Украинаның яңа премьер-министры Николай Азаров
Украинаның яңа премьер-министры Николай Азаров

Пәнҗешәмбедә Украина парламенты яңа премьер-министрны раслады. Яңа хөкүмәтне президент Виктор Януковичның якын тарафдары Николай Азаров җитәкләячәк.

Украинаның яртысын гына вәкиллек итүче коалиция төзелде. -Депутат Тарас Черновил

62 яшьлек Николай Азаров Януковичның якын тарафдары санала. Русиянең Калуга шәһәрендә туган. Мәскәү университетының геология факультетын тәмамлаган. Совет чорында Украинаның геология фәнни-тикшеренү институтын җитәкләгән. 2000нче елларда Янукович хөкүмәтендә финанс министры, вице-премьер вазыйфаларын башкарган.

Узган атна Югары Радада Юлия Тимошенко хөкүмәтен читләтү тәкъдимен нәкъ менә Азаров күтәреп чыккан иде. Үзенең бүгенге чыгышында ул Украинаның казнасы буш, хәле мөшкел дип белдерде. Бу сүзләрен ул украин телендә әйтте.

“Безнең максат – халыкка җаваплы, гадел, эффектив хөкүмәт тәкъдим итү. Без Украинаның нинди хәлдә икәнен һәм нәрсә эшләргә теләгәнебезне ачыкча әйтәбез” диде Азаров.

"Ярым-коалиция"

Рада депутатлары коалиция өчен тавыш бирә
Моның алдыннан Радада яңа коалиция төзелде. Анда Януковичның Төбәкләр партиясе, Литвин блогы, коммунистлар һәм берничә бәйсез депутат керде. Коалиция төзү турындагы килешүне барлыгы 235 депутат имзалады. 450 урынлы Раданың яртысыннан күбрәге дигән сүз.

Заманында Тимошенко коалициясенә кергән, узган атна аннан чыгып, хәзер “Азаров арбасына” менеп утырган Владимир Литвин яңа коалицияне “тотрыклылык һәм реформалар” коалициясе дип атады.

Элекке президент Виктор Ющенко партиясе оппозициягә китүен игълан итте. Узган атнада Әфлисун инкыйлабының икенче әйдәманы Юлия Тимошенко да оппозициягә китүен белдергән иде.

Төбәкләр партиясенең элекке әгъзасы, бәйсез депутат Тарас Черновил Украинада туган вазгыять уңаеннан борчылу белдерде. “Янә Украинаның яртысын гына вәкиллек итүче коалиция төзелде. Илнең Көнбатышын һәм үзәген вәкиллек итүче формат барып чыкмады. Бу бик начар һәм борчулы” диде ул.

Элегрәк Янукович премьер урынына уртачыл карашта торган Серей Тигипко я Арсений Яценюкны куярга мөмкин дигән хәбәрләр таралган иде. Президент сайлауда өченче урын алган эшкуар Тигипкога ахыр чиктә вице-премьер урыны тәкъдим ителде. Азаров хөкүмәтендә ул икътисад өчен җавап бирәчәк.

“Тәртип булачак”

Янукович Мәскәүдә Медведев белән очраша
5 март көнне Мәскәүгә сәфәре вакытында Янукович Русия җитәкчеләре булдырган “сәяси тотрыклылыкка” соклануын әйтеп, Украинада да тиз арада “тәртип урнаштырырга” вәгъдә иткән иде.

Күп кенә күзәтүчеләр фикеренчә, Янукович 5 ел Көнбатышка таба карап яшәгән Украинаны хәзер янә Мәскәүгә таба борачак. 2004 елдагы сайлауда Кремль Янукович намзәтен ачыктан-ачык хуплаган иде. Ләкин Әфлисун инкыйлабы аркасында Янукович президент кәнәфиенә утыра алмады.

5 ел үткәннән соң ул максатына иреште, Украинаның НАТОга керү омтылышларына нокта куярга, Мәскәү белән газ арасында сатулашуларны бетерергә вәгъдә итте.

Яңа коалициянең төзелүе Януковичны яңа парламент сайлавын үткәрү мәшәкатеннән коткарды. Хәзер ул җиң сызганып икътисад эшенә керешә ала.
XS
SM
MD
LG