Accessibility links

Кайнар хәбәр

25 ел элек Горбачев СССР җитәкчесе булды


Чирек гасыр элек Михаил Горбачев Советлар Берлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән иде. Нәкъ шул чорда илдә төрле үзгәрешләр башланды. Һәм аның кайтавазы әле дә чагылыш таба. Горбачев реформалары нәтиҗәсендә СССР таркалып, бәйсез илләр барлыкка килде.

25 ел элек 54 яшьлек Михаил Горбачев Советлар Берлеге тарихында иң яшь җитәкче булды. Ул вазыйфага билгеләнгәч үк инде хәлсезләнгән совет торышын саклап калу өчен реформалар кертә башлады. Нәтиҗәдә бу бөек державаның таркалуына, салкын сугышның бетүенә китерде.

Күптән түгел “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә 79 яшьлек Горбачев аның реформалар программы ул теләгәнчә башкарылмаса да, моңа үкенмәвен әйтте.

“Шулкадәр күп сынаулар, шулкадәр күп эш. Иртәдән кичкә кадәр, кичтән иртәнгә кадәр һәм барыбер рәхмәт әйтүче булмады. Ә ни өчен әле без сиңа рәхмәт белдерергә тиеш, диләр. Сорау бит башка яктан куела. Сиңа шундый зур илне үзгәртү мөмкинлеге бирелде. Тагын да зуррак бәхет була мени? дип әйттеләр”, ди ул.

1991-нчы елны вазыйфасыннан киткәч һәм СССР таркалгач, Горбачев зур эшләрдә күзгә чалынмады. Ә 1996-нчы елны президент сайлауларында намзәт буларак катнашса да, ул 1% тавышның яртысын гына гына җыя алды.

Ул элекке президент Борис Ельцинның варис итеп Владимир Путинны калдыруына уңай караш белдергән иде. Әмма соңгы вакытта ул Русия җитәкчелеген демократия кыйммәтләреннән тайпылуда тәнкыйтьләде.

Узган атнада Горбачев Русия премьер-министры Путинның Русияне модернизацияләү программын “өстән-аска”, гади халыксыз диярлек башларга теләүдә гаепләде. Шулай ук ул Советлар Берлегендәге коммунистлар партиясе кебек “Бердәм Русия”нең монополия булырга тырышуын тәнкыйтьләде.

Яшьрәк җитәкче


Горбачевның тәхеткә килүе инде буыннар алмашын күрсәтте. Дистәләгән гасыр дәвамында ил “1937 елгы сыйныф”, ягъни Сталин чистартуларыннан исән калган җитәкчеләр кул астында булды.

Горбачевның элекке ярдәмчесе, югары партия түрәсе Вадим Медведев 1980-нче еллар уртасында яңа яшьрәк җитәкче кирәклеге аңлашылды, ди.

Горбачев югары вазыйфаларга үз тарафдарларын куйды. Ул тышкы эшләр министры булып 28 ел эшләгән Андрей Громыко урынына Эдуард Шеварднадзены куйды. Шулай ук СССРның Канададагы элекке илчесе Александр Яковлевны политбюроның төп идеологы итте.

Үзгәртеп кору сәясәте

1985-нче елның апрелендә Горбачев технология модернизацияне тизләтергә, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьне үстерүгә чакырды. Ул шулай ук алкогольгә каршы кампанияне башлады.

Медведев әйтүенчә, Горбачев традицион совет алымнары белән икътисадны торгызырга исәп тотты. Әмма тиздән системага төптән үзгәрешләр кирәклеге аңлашылды. Һәм 1986 елның февраль-март аенда Коммунистлар партиясенең XXVII корылтаенда үзгәртеп кору сәясәтен игълан итте.

“Үзгәртеп коруның беренче этабында икътисади өлкәдә инде азмы-күпме таныш алымнар белән үзгәрешләргә ирешү максаты куелды. Ягъни тәртип урнаштыру, хуҗалык өлкәсендә экономия кертү һәм башкалар. Әмма соңрак хәл тирәндәрәк булуы аңлашылды”, ди Вадим Медведев.

1987 ел башында Горбачев кече шәхси ширкәтләр ачуга хокук бирә торган чикләнгән базар механизмнарын тәкъдим итте. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларындагы цензураны җиңеләйтте. Сталин репрессияләре сәяси корбаннары акланды, элек тыелган китаплар нәшер ителде.

1990 елның 15 мартында үзенең хакимияткә килүенә 5 елдан арткач, Горбачев Советлар Берлегенең беренче һәм соңгы президенты итеп сайланды.

Әмма ул чакка инде Горбачев эшчәнлегеннән канәгатьсезләр дә барлыкка килде. Чөнки инде Советлар Берлеге республикаларында бәйсезлек хәрәкәтләре пәйдә була.

Нәтиҗәдә, 1991 елның августындагы түнтәрелештә Советлар Берлеге 15 бәйсез илгә таркалды.
XS
SM
MD
LG