Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:07

Русиянең төрле төбәкләрендә меңләгән халык катнашында узган каршылык чараларын Пенза өлкәсе халкы тулыландырды. Түбән хезмәт хакы, бәяләр артуга, хакимият җитәкчеләр эшеннән канәгатьсезлек белдереп 2 меңгә якын кеше шәһәр үзәгенә җыелды. Русиядә ризасызлык белдерүчеләрнең арта баруы илдәге сәяси системада үзгәреш тудырмасмы?

Миллионланган русияле кебек Татьяна да яңа елдан торак коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең артачагын белде. Әмма гыйнварда күргән саннар аны бөтенләй өнсез калдырды. Алар узган ай белән чагыштырганда 25% ка үскән булып чыкты

“Мин хәзер фатир өчен авырлык белән түлим. Хезмәт хаклары шәһәрдә югары түгел, ә торак хезмәтләр өчен түләүләр бик кыйммәт. Советлар заманында безнең андый проблемнар юк иде. Ә менә балаларым өчен бик куркам”, ди ул.

Татьяна Пензаның мәктәпкәчә белем бирү оешмасында укытучы булып эшли. Ул хәзер ай саен үзенең хезмәт хакының 5 меңен су, газ һәм электрга түләргә тиеш. Ике яшүсмер баласы һәм инвалид ире булган хатынга тормыш алып бару өчен бары 2 мең 300 сум гына кала.
Фамилиясе әйтергә курыккан Татьяна аптыраштан урамга ризасызлык чарасына чыгуын әйтә. Ул узган атна азагында Пензада оппозиция тарафыннан тормыш шартлары начараю һәм җирле җитәкчеләрне эштән җибәрүне таләп итеп оештырылган митингта катнаша.

“Нәрсәдер эшләргә кирәк бит, шуңа митингка чыктым инде. Кешеләр түзмәс хәлгә җитте инде”, ди ул.

Пенза җирле рәсмиләре әлеге чарада кешене катнаштырмау өчен төрле чаралар күрде. Мисал өчен җирле зоопаркка бушка билетлар таратылды, шәһәр буйлап сәяхәт оештырылган иде, шулай ук “Коммуналь хезмәтләргә бәяне киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?” дигән лекцияләр узды.

Әмма барысы да юкка булды. Каршылык чарасына 2 мең кеше чыкты.

Русия төбәкләре буйлап протест чаралары

Соңгы атнада мондый урам чаралары Русия төбәкләренең күбесендә үтте. Самар, Иркутски, Архангелдагы ризасыз халык түбән хезмәт хакы, эшсезләр саны артуы, полиция башбаштаклыгы һәм җирле җитәкчеләр эшеннән канәгатьсезлек белдереп бергә җыелды.

Узган айда Калининградта узган демонстрациядә 10 меңнән артык кеше катнашты.

Бу салкын шәһәр үзәгендә протест чаралары шигарьләр, төрле язулар белән генә чикләнми, кайбер русиялеләр Владимир Путинның соңгы дистә елда булдырган режимыннан канәгатьсезлек белдерә.

Якшәмбе көнне Мәскәүдә үз концертында рок җырчы Юрий Шевчук та бу мәсьәләгә кагылды.

“Байлар тагын да байый, хәерчеләр ярлылана. Бөтен җирдә коррупция, урлаулар. Хакимият мәрхәмәтсез система төзеде. Кешеләр төрмә һәм лагерьларда гына түгел, шулай ук балалар йортларында, хастаханәләрдә дә авырлык кичерә”, ди ул.

Ризасызларга каршы чыкмау яхшырак

Протест дулкыны 2000 еллар башында һәм уртасында хөкем сөргән икътисад үсешеннән соң кинәт башланды.

Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин әйтүенчә, соңгы дистә елда дәвам иткән нефть бәясе артуыннан соң, икътисади кризисның тәэсире күпләрдә канәгатьсезлек уятты.

“Митинглар ул җыелган ачу нәтиҗәсе. Монда кризис та тәэсир итми калмады. Эшсезләр саны, бәяләр арта. Тормыш дәрәҗәсе яхшырмый, ә киресенчә начарлана гына бара. Телевизордан: “без инде аякка басабыз”, дип сөйлиләр. Әмма бу тынычландырмый”, ди Русия сәясәт белгече Орешкин.

Шунысы кызык, хакимият оппозиция митингларына рөхсәт бирә, полиция дә кешеләрне тоткарлау һәм кыйнауларга бармый.

Орешкин сүзләренчә, Русия җитәкчеләре мондый зур дулкынга каршы көч куллану нәтиҗәдә үзләренә начарга булырга мөмкинлеген аңлый.

“Хакимият Кытай юлыннан китмәс өчен шактый акыллы. Ул канәгатьсезләрнең кулларын богаулый алачак. Әмма аларның саны инде 1,5 мең, хәтта 10 меңгә җиткәндә халык белән сөйләшү алып бару хәерлерәк. Бу инде җәмгыятьтәге сәяси мәдәниятнең үсеше булып тора. Әмма ул бик акрын дәвам итә”, ди ул.

Хакимиятне куркытмый

Ләкин белгечләр протест чаралары сәяси системага куркыныч тудырмый дип саный.

“Левада” үзәге җитәкчесе урынбасары, социолог Алексей Гражданкин сүзләренчә, бу каршылык чараларын җитәкләүче һәм зур бер дулкынга китерүче сәяси көчләр юк.

“Шуңа күрә хакимият кайгырмый да”, ди ул.

Чыннан да урыс һәм халыкара матбугаты митинглар турында даими язса да, “Левада” уздырган сораштыру 2000 ел уртасыннан башлап оештырылган сәяси протест чараларының алай күпкә артмавын күрсәтә.

Гражданкин әйтүенчә, тикшерүләр Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путинның икътисади кризис сәбәпле дәрәҗәсе бераз төшкәнен күрсәтсә дә, чынлыкта халык арасында аларның абруе әле дә югары булып кала.

Гражданкин хәзерге каршылык чарасы ул бары тик вакытлыча хәл дигән фикердә тора.

“Яз көнне кешеләр күбрәк протест чараларында катнаша. Әгәр без аны узган еллар белән чагыштырсак, бернинди дә артулар булмады”, ди ул.

Әмма халыкның күпчелеге үзгәрешләргә өмет итә. Ләкин урамнарга чыккан меңләгән русиялеләрнең дә кайберләре генә протест чаралары чыннан да хәлне яхшыртачагына ышана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG