Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Русиядә кеше хокукларын бозуларны тәнкыйтьли


АКШ дәүләт департаменты Русиядәге кеше хокуклары торышын кискен тәнкыйтьләүче хисап белән чыкты. Анда Татарстан белән Башкортстандагы кайбер хокук бозу очраклары да телгә алына.

2009 елда дөньяда кеше хокуклары торышын бәяләүче хисапның Русиягә караган өлешендә тәртип саклау оешмаларының хокук бозулары илдәге иң төп проблемнарның берсе дип атала.

Анда былтыр тәртип саклау оешмаларының зур җәнҗал чыгарган гамәлләре белән бер рәттән киңкүләм мәгълумат чараларына чыкмый калган очраклар турында да языла.

Башка еллардагы кебек үк, быелгы хисапның да зур өлешен Төньяк Кавказдагы хокук бозулар алып тора.

Шул ук вакытта Русиянең барлык тәртип саклау оешмаларының башка төбәкләрдәге канун бозу очраклары да тәфсилләп сүрәтләнә.

Хисапның керешендә үк “Дәүләтнең җирле һәм төбәк сайлауларына турыдан-туры һәм читләтеп тыкшынуы ватандашларның ирекле һәм гадел сайлаулар аша хакимиятне алмаштыру хокукын бозды. Ел эчендә билгесез кешеләр берничә хокук яклаучы үтерде һәм бу үтерүләр хокук яклаучыларның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле булырга охшый. Тәртип саклау хезмәткәрләренең кешеләр хокукларын физик көч белән бозу очраклары турында күпсанлы ашанычлы хәбәрләр булды. Төрмәләрдәге шартлар әле дә яман һәм кеше гомере өчен куркынычлы. Хокук саклау оешмаларындагы коррупция зур проблема булып кала. Күп кенә күзәтүчеләр, шулай ук кайбер хөкемдарлар һәм тәртип саклау хезмәткәрләре дә зур җәнҗаллы эшләрдә башкарма хакимиятнең мәхкамә карарларына тәэсир итүен белдерде. Иминлек хезмәтләре еш кына мәхкамә карарыннан башка тентүләр үткәрде”, - диелә.

Хисап узган апрель ахырында Мәскәүдәге бер кибеттә милиция майоры Денис Евсюковның кешеләргә атып йөрүе һәм 2 кешене үтерүе кыйссасыннан башлана.

Азаплаулар һәм “җәза психиатриясе” турындагы бүлектә Hermitage Capital юристы Сергей Магнитскийның тикшерү изоляторында үлеме турында языла.

Милиция майоры Алексей Дымовскийның коррупция турындагы белдерүләре тикшерелмичә, соңрак аның үзен канун бозуда һәм ришвәт алуда гаепләү тәртип саклау оешмаларында коррупциягә каршы көрәшнең ничек алып барылуына мисал итеп китерелә.

Татарстанның Тукай районында милиция полковнигы Рәмзил Сәлаховның 5 кешене кыйнавы һәм атып үтерү белән янавы турында тавыш күтәргән Казандагы АГОРА хокук яклау оешмасына һәм Казан хокук яклау үзәгенә тикшерүчеләр килеп аларның эшчәнлегенә комачаулавы, соңрак мәхкамәнең АГОРАдан 870 мең сум салым түләтү карары чыгаруы кеше хокукларын бозу очракларын тикшерү белән шогыльләнгән хөкүмәттән тыш оешмаларга дәүләт мөнәсәбәте турындагы бүлектә языла.

АКШ дәүләт департаментының игътибарыннан тәртип саклау оешмаларының оппозициягә басым ясау очраклары да читтә калмаган. Мәсәлән, анда октябрь аенда күп кенә җәнҗалларга сәбәп булган җирле сайлаулардан соң милициянең сайлауларда канун бозуларга ризасызлык белдерүчеләрне көч белән куып таратуы сүрәтләнә.

Татарстанда март аенда үткән республика парламенты сайлавында Чаллыдагы КамАЗ ширкәте эшчеләренең ничек тавыш бирү турында үз җитәкчеләре алдында хисап тотарга мәҗбүр ителүе, бу сайлауда күзәтүчеләр эшчәнлегенә комачаулау очраклары да Вашингтонда әзерләнгән әлеге хисапка кергән.

Хисапның “интернеттагы иреклек” бүлегендә журналист Ирек Мортазинның үз блогында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үлеме турында язган өчен Шәймиевнең мәхкамәдән аңа 5 ел төрмә җәзасы бирүне соравы һәм Мортазинның 1 ел 9 айга ирегеннән мәхрүм ителүе язылган.

Шул ук бүлектә Башкортстандагы җирле оппозицион газетның республика хөкүмәтендә югары дәрәҗәдәге коррупция турындагы мәкаләсен интернетка чыгарган өчен Ревинформ блогының экстремизмда гаепләнеп Уфадагы мәхкамә тарафыннан ябылуы тәнкыйтьләнә.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовны тәнкыйтьләүче китаптан өзекләр китергән өчен экстремизм һәм милләтара нәфрәт тарату гаепләүләре белән узган җәйдә Уфагуб сәхифәсенә каршы эштә Николай Швецов, Сергей Орлов, Константин Нестеров һәм Игорь Кучумовның кулга алынуы да интернеттагы иреклек турындагы бүлектә телгә алына. Алар белән бергә кулга алынган бишенче кеше, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков бу хисапта, нигәдер, игътибардан читтә калган.

Милли азчылыклар турындагы бүлектә Русиядә Кавказ, Үзәк Азия һәм башка чит илләрдән килүчеләргә милләтара нәфрәт белән һөҗүмнәр артуы язылган.

Шул ук бүлектә Башкортстан хакимиятләренең яңа паспорт сорап мөрәҗәгать итүчеләрдән нинди милләттән булуларын белдерүне таләп итүе тәнкыйтьләнә. Русия конституция нигезендә беркем дә үзенең нинди милләттән булуын әйтүгә мәҗбүр ителергә тиеш түгел.
XS
SM
MD
LG