Accessibility links

Дәүләт киңәшчесе Кирмәндә эшләячәк


12 мартта Татарстан Дәүләт шурасының пленар утырышында Миңтимер Шәймиевнең киләчәк вазыйфасын һәм эшчәнлеген билгеләүче канун кабул ителде. 25 мартта Рөстәм Миңнехановның президент буларак бирәчәк ант текстына үзгәреш кертелде.

Дәүләт шурасының пленар утырышы яңа президентның 25 мартта булачак эшкә керешү йоласына кадәр үткән соңгы җыелыш иде. Минтимер Шәймиев президент булып эшләгән чорда үтүче соңгы парламент җыелышында Татарстан җитәкчесе үзе катнашмады.

Инаугурация дип атала торган парламент утырышы 25 мартта ничек үтәчәк соң? Яңа президент тантаналы рәвештә депутатлар, чакырылган кунаклар алдында ант итәчәк, шуннан соң ул Татарстаның илбашы буларак эшкә тотыначак. Менә шушы тантанага кадәр хәл ителәсе мәсьәләләр, кабул ителәсе кануннар шактый булып чыкты. Әлбәттә, шуларның иң җитдие – конституциягә үзгәреш кертеп, президент антының текстын тулыландыру.

Рөстәм Миңнеханов 25 мартта халык алдында ант биргәндә Миңтимер Шәймиев ант иткәнгә караганда, берничә сүзгә күбрәк әйтәчәк. Ул Татарстан конституциясен генә түгел, ә Русия конституциясен һәм кануннарын үтәргә ант бирәчәк.

Республика президенты Татарстанда федераль хакимият структураларының эшчәнлеген дә билгели һәм бәяли. Депутатлар ант сүзенә менә шундый өстәмә керттеләр. Русия кануннарының үтәлешен "бисмилла" урынына кабатламасаң, хәзер башкача ярамый.

Икенче бер канун проектын тикшерү депутатларда гына түгел, киң җәмәгатьчелектә дә зур кызыксыну уятты. 1106-4 санлы Татарстан кануны проекты “Татарстан республикасы дәүләт киңәшчесе турында” дип атала. Бу канун бары тик бер генә кешенең эшчәнлегенә багышлана. “Дәүләт киңәшчесе вазыйфасына беренче Татарстан республикасы президенты вәкаләтләрен үтәүне туктаткан зат билгеләнеп куела”, диелә шушы проектның беренче маддәсенең икенче пунктында.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга президент вазыйфасына керешү һәм дәүләт киңәшчесе турындагы кануннарны берьюлы тикшерергә тәкъдим итте.

Парламентның комитет рәисе Шакир Яһүдин ант тексты турында проектны керткәннән соң, Дәүләт шурасының элекке сәркатибе Валентина Липужина Миңтимер Шәймиев өчен язылган канун проекты белән таныштырды.

Дәүләт киңәшчесе вазыйфасы Татарстан президенты булып эшләгән шәхеснең тәҗрибәсен, белемен республика үсеше өчен куллану максатында кертелә. Аны яңа президент тәкъдим итә һәм дәүләт шурасы раслый. Әгәр дә аңа тантаналы рәвештә эштән китәргә кирәк булса, ул дәүләт киңәшчесенең шәхси гаризасы нигезендә президент тәкъдиме белән Дәүләт шурасы тарафыннан азат ителә.
Әлеге вазыйфа түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.

Аның төп бурычлары – хакимият органнарына нәтиҗәле эшләргә ярдәм итү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, кануннарны камилләштерү, идарә итү системасын үстерү өчен тәкъдимнәр әзерләү, федераль һәм республика хакимият органнарының мөрәҗәгате буенча аерым бурычларны үтәү. Ягъни дәүләт киңәшчесенә Татарстан һәм федераль башкарма хакимият исеменнән мөһим эшләр кушылачак, аңа төрле катлаулы халыкара мәсьәләләрне чишүдә катнашырга да туры киләчәк.

Миңтимер Шәймиев башкарачак бу вазыйфада татар халкы белән турыдан-туры бәйле мөһим бурычлар да күрсәтелә. Канун проектында язылганча, ул милли әдәбиятны, телне үстерү, татарларның үзенчәлекләрен саклап калу, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүче татарларның һәм республикада яшәүче башка халыкларның да мәнфәгатьләрен кайгырту белән шөгыльләнәчәк.

Шулай булгач, Миңтимер Шәймиевнең киләчәк эшчәнлеге Болгар һәм Зөя музей-тыюлыкларын гына тергезү белән генә чикләнмичә, гомумән татар милләтен яклауга юнәлдереләчәк. Дәүләт киңәшчесенә төрле рәсми оешмаларга мөрәҗәгать итү, канун чыгарырга тәкъдим итү хокуклары һәм башка мөмкинлекләр бирелә. Аның секретариаты президент аппараты хезмәткәрләре белән беррәттән эшлиячәк. Киңәшченең хезмәт урыны Казан шәһәренең Кремле дип билгеләнгән.

Тагын да бер хикмәтле үзенчәлекне әйтергә кирәк. Татарстанның дәүләт киңәшчесе рәсми чараларда протокол буенча республика президентыннан соңгы урында булырга тиеш. Ягъни ул хөкүмәт, парламент җитәкчесеннән мөһимрәк, хөрмәтлерәк урынны билгели. Канунны тикшерүдә коммунистлар фиркасе вәкиле Рафаэл Нуретдинов чыгыш ясап, бу проектка үз фиркасенең каршы тавыш бирәчәген әйтте. Чөнки дәүләт киңәшчесе турындагы канун башка зур үзгәрешләр, бюджет кәгазьләренә төзәтүләр китереп чыгарырга мөмкин, диде ул.

“Бердәм Русия” фиркасе вәкиле Марат Хәйруллин дәүләт киңәшчесе турында канунның халыкны тынычландырачагын, Миңтимер Шәймиевнең тәҗрибәсе һәм федераль оешмаларындагы абруе Татарстанга ярдәм итәчәген әйтте. Төштән соң, бу канун икенче укылышта тикшерелде. Аны гамәлгә кертү өчен конституциягә дә төзәтүләр кирәк була. Чөнки президент һәм дәүләт шурасы моңа кадәр дәүләт киңәшчесен билгеләргә хокуклы түгел иде.

Бу шактый четерекле һәм хикмәтле канун төрле карашлар, бәлки бәхәсләр китереп чыгарачак. Миңтимер Шәймиев тә Сингапурдагы Ле Куань Ю, яки Кытайдагы Дэн Сяо Пин кебек гайре рәсми остазлар сыйфатында гамәлдәге хакимияткә ярдәм итеп торачак дигән тәэсир кала.
XS
SM
MD
LG