Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:25

Владимир Путин Русия президенты булганда Татарстанга килеп, шау-гөр Казанның меңъеллыгын үткәрсә, аңа кадәр булган президент Борис Ельцин, татарларга “бәйсезлекне күпме йота аласыз шуның кадәр алыгыз” дисә, бу күренешләр Горбачевның үзгәртеп коруыннан башланды.

25 ел элек Михаил Горбачев Советлар Берлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән иде. Нәкъ шул чорда илдә төрле үзгәрешләр башланды. Һәм аның кайтавазы әле дә чагылыш таба. Горбачев реформалары нәтиҗәсендә СССР таркалып, бәйсез илләр барлыкка килде.

Сәяси тармакта Горбачевның эшчәнлеге беркатлы гына бәяләнми. Кемдер аны үзгәртеп коручы, икенчеләр җимерүче итеп кабул итә.

Татарстан мөстәкыйльлегенә 3 көн җитмәде

Татарстан сәясәт белгечләре дә Горбачевның эшчәнлегенә берьяклы гына карамый. Академик Индус Таһиров СССРның беренче һәм соңгы президентына мөнәсәбәте мондый.
Индус Таһиров

“Аның эшләгән эше – илне үзгәртеп коруны башлау. Моны әлбәттә теләсә кем башкара алмый. Бу очракта ул үзенең сәяси батырлыгын күрсәтә алды. Ләкин илдәге империалистик шартларның яшәп килүен искә алсак, Горбачев алардан курыкты һәм чигенә башлады. Аның башкарган эшләре дә юкка чыга барды. Үзгәртеп коруның концепциясен дә булдыра алмады. Аның Татарстанга файдалы була алырлык эше - СССР конституциясенә автономияле республикаларның илнең субъектлары икәнен күрсәтү иде. Бу бик зур адым иде. Ләкин ул бу адымны дәвам итә алмады.

Моның нигезендә бернидән курыкмыйча, яңа берлек килешүе төзергә иде. Бу берлеккә төбәкләр мөстәкыйль субъектлар булып керергә тиеш иде. Бу эшне башкарса, Горбачев тарих алдындагы бурычын үтәр иде. Әгәр Горбачев батыр булса, чигенеп, аптырашта калучы булмаса, СССРны саклап калу була иде. Аның куркаклыгының нәтиҗәсе – ГКЧП. Ул булмаса, яңа берлек килешүе булыр иде. ГКЧПның артында Горбачев үзе торды. Ә Татарстан инде Русия белән үзенең мөстәкыйльлеге турында килешкәч тә, ГКЧП аркасында булдыра алмадык. Безгә 3 көн вакыт җитми калды.

Яңа килешүгә кул куеп өлгергән булсак, бүген мөстәкыйль дәүләт булып яшәр идек. Ләкин ул автономияле республикаларны яклый алмады, бу республикалар аның үзен дә яклый алыр иде, әгәр ул батыр җитәкче булса. Әмма ул куркак булып чыкты”, ди Индус Таһиров.

1991 елны вазыйфасыннан киткәч, Горбачев зур эшләрдә күзгә чалынмады. Ә 1996 елны президент сайлауларында намзәт буларак катнашса да, ул 1% тавышның яртысын гына гына җыя алды. Бу сайлау алды көннәрен Татарстанда да хәтерлиләр. Чөнки президентлыкка намзәт буларак Горбачев Казанга да килә. Әмма республикада аны тиешле дәрәҗәдә каршы алырдай җитәкче булмый. Хакимият кайсы кая эш сәфәре белән китә. Ни өчен Горбачевка шундый мөнәсәбәт була соң? Чөнки ул Русиянең эшләп торучы президенты Борис Ельцинга каршы намзәт. Шуңа да ул Татарстаннан үзенә таяныч тапмады.

Сәяси даирәдә Горбачевка төрле мөнәсәбәт булса да, кайберәүләр аны Русияне тамырдан үзгәртүче буларак кабул итә. Әмма тарихтан күренгәнчә, мондый реформаторлар, гадәттә рәхмәт сүзе ишетми. Моны Горбачев үзе дә әйтә.

"Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә ул: “Шулкадәр күп сынаулар, шулкадәр күп эш. Иртәдән кичкә кадәр, кичтән иртәнгә кадәр һәм барыбер рәхмәт әйтүче булмады”, диде.

Либеральләшү Татарстан файдасына булды
Мидхәт Файрукшин

Сәясәт белгече Мидхәт Фарукшин Горбачевның сәясәтне, икътисадны либеральләштерергә теләвен хурлый. “Ул эшләрне Горбачев зур ялгышлыклар белән башкарды”, ди Фарукшин.

“Горбачевка җитәкче буларак талант җитмәде. Чөнки ул үзгәртеп коруны йомшак кына үткәрә алмыйча, илне таркатты. Татарстан бу гамәлләрдән файда гына күрде. Чөнки либеральләштерү вакытында Татарстан үз дәрәҗәсен күтәрә алды. ГКЧП исә, аңа мөстәкыйль республика булырга комачаулады. Кызганыч, ул вакытта Татарстан җитәкчелеге дә ГКЧП вәзгыятен хуплады”, ди Фарукшин.

Хәзерге Русиягә Горбачев кебек президент кирәк

“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов, Горбачев турында ниләр генә әйтсәләр дә, ул дөньяны үзгәрткән сәясәтче, ди.

“Горбачев көчле җитәкче. Ул сазга батып баручы тоталитар илдән демократик ил ясый алды. Ул вакытта демократия хәзерге вакыттан да югарырак иде. Сайлаулар гадел узды. Бүгенге көндә ул идеаль президент булыр иде. Чөнки бүген Русияне яңадан үзгәртеп кору кирәк. Йомшак күңелле булуга карамастан, Горбачев бик белемле сәясәтче. Күпләр аны романтик һәм артык беркатлы кеше буларак кабул итә. Әмма ул алып барган сәясәт дөрес юнәлештә иде. Ул үткәргән үзгәртеп коруны Икенче дөнья сугышындагы җиңү белән чагыштырып була”, ди Рәшит Әхмәтов.
Рәшит Әхмәтов

Горбачев чоры тәмамлануына ике дистә елдан артык вакыт узды. СССРга кергән бөтен илләр кебек үк, ул вакытта Татарстан республикасы да зур гына үзгәрешләр кичерде. Советлар берлегенең беренче һәм соңгы президенты оештырган үзгәртеп кору, сүз иреге, демократия төшенчәләре Казанга да килеште.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG