Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Татар халкының музыка уен коралларын кабат халыкка кайтару өчен дәүләтнең махсус программасы булырга тиеш. Илбашларның халык уен коралларының тегесен, я монысын яратуыннан да күп әйбер тора.

Татарстан мәдәният министрлыгының Татар дәүләт фольклор үзәге үткәргән түгәрәк өстәл сөйләшүендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең гармун моңнарын яратуына, тальян көйләренә мөкиббән китүенә дә ым кагылды.

Ә менә яңа билгеләнгән президент Рөстәм Миңнехановның кайсы уен коралының яңгырашына мөкиббән булуы турында сәнгатькәрләр дә, галимнәр дә аны-моны дәшмәде, әллә “тел саклады”...

Казан дәүләт консерваториясе галиме Валерий Яковлев сүзләренчә, татар халкының уен коралларын торгызу дәүләт күләмендәге эш булырга тиеш. Әлеге өлкәгә караган бүгенге авыр хәлне ул дәүләт проблемасы дип тә атады.

Валерий Яковлев
“Бүген без сүз алып бара торган халык уен кораллары татар халкының үзаңын саклау һәм үстерүдә зур әһәмияткә ия чыганак булып тора. Бүгенгә ул бик җитди проблема һәм дәүләт дәрәҗәсендә каралырга тиеш. Бу сөйләшүдә Казакъстан, Башкортстан һәм башка республикалар белән җитди чагыштырулар булды. Без бүген аерым-боерым гына берни дә эшли алмаячакбыз”, диде Яковлев.

Башкортларның курае – аларның дәүләт символы. Бу милли уен коралына дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бар. Мәктәпләрдә дә укытыла, дәүләт дәрәҗәсендәге махсус курайчылар ансамбле дә эшләп килә. Белгечләр фикеренчә, ут күршеләрдә халык уен кораллары хөрмәттә.

Музыка белгече Ринат Гыйләҗев әйтүенчә, ул Казакъстанга баргач татар думбрасын андагы көйчеләрнең кулларына тоттырып карарга оялган. Ә менә Тувада һәр ел үзләренең нинди дә булса милли уен коралы елы дип игълан ителә икән.

"Сакаллы проблема"

Казан дәүләт һуманитар педагогика университеты профессоры Рәгъде Халитов та милли уен коралларын торгызуда дәүләт күләм программа булырга тиеш, дип белдерә.

Ул үзенең фәнни тикшеренүләрендә татарга хас 40лап музыка уен коралын барлаган инде. Күбесе аларның кәгазьдә генә... Дөрес, сорнай, дәф, кылкубыз һәм башка уен кораллары сәнгатькәрләр тырышлыгы белән кайбер ансамбльләрнең үзенчәлекле бизәге булып тора. Әмма алар бармак белән генә санарлык.

“Бу зур проблема. Ләкин ул яңа проблема түгел, ә “сакаллы”. Аны берничә тапкыр күтәрдек. Мин үзем берничә тапкыр министрлар кабинетына да, президентка да хатлар яздым. Алар иң югарыда утыра торган кешеләргә барыбер барып җитми”, ди Халитов.

Әлеге сөйләшү вакытында татар халкының уен коралларыннан гына торган дәүләт тарафыннан финансланучы оркестр да булдыру кирәклеге турында әйтелде. Бу оркестр республиканың тагын бер визит карточкасы кебек булырга тиеш, диде Яковлев. Аның кирәклеген дәлилләүне дә ассызыклады. “Ак барс”, “Рубин” спорт такымнары кебек махсус финанс ярдәме дә, игътибар да булса, бу оркестр Татарстан данын күтәрүдә үз көчен куяр иде.
Рәгъде Халитов һәм Илгиз Кадыйров (с)

Бу сөйләшүдә үз вакытында бөтен Казанны шаулаткан “Уйнагыз гармуннар” бәйгесенең сүлпәнәюен дә, республикадагы 4 музыка училищесының берсендә дә татар халык уен уен коралларының махсус укытылмавын да, уен коралы ясаучы осталарга шартлар тудыру кирәклеге турында да әйтелде.

Күптән инде төрле югары уку йортларының галимнәре, музыка белгечләре болай бер түгәрәк өстәл янына җыелганы юк иде. Дөрес узган гасырның 90нчы еллар ахырында нәкъ шушы темага бер фәнни-гамәли конференция үткән булган. Әмма анда кабул ителгән резолюция тормышка да аша башламаган.

“Курайчылар һәм кубызчылар бәйгеләре элекке күләмдә үк үткәрелми. Элек ул Русия күләмендә Татарстанда үтә иде. Ул резолюциядә музыка уен коралларын ясаучыларның реестрын төзү кабул ителгән булган. Ул төзелмәде. Китаплар, альбомнар чыгару мәсьәләләре дә күтәрелгән булган. Без аларны да онытканбыз.

Мин бер өлеш гаепне Татар дәүләт фольклор үзәге өстенә дә алырга тиешмен. Чөнки координацияләүче бер үзәк буларак без ул вакытта вазифаларны үзебезгә алмаганбыз. Соңга калып булса да, нәрсә булса да кузгата алмабыз микән дип, бүген сезне киңәшкә җыйдык”, дип белдерде Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова.

Түгәрәк өстәлдә катнашканнар бу мәсьәләгә багышланган Русия күләмендә фәнни-гамәли конференция үткәрергә кирәк, дип белдерделәр. Шулай ук дәүләт күләмендәге махсус программа-өлгесе зарурлыгы да әйтелде. Бу эшләрне башлап йөрү өчен төркем булдырырга да карар кылдылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG