Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Үрдүн елгасының Көнбатыш ярын 48 сәгатькә ябып куйды.


Израиль Үрдүн елгасының Көнбатыш ярын 48 сәгатькә ябып куйды.

Ул моны тынычсызланулар чыгу куркынычыннан фәләстиннәрне үткәрмәс өчен эшләгән.

Полиция хәбәрләренә караганда, иминлек хәстәреннән Иерусалимдагы Әль- Акса мәчетенә жомга намазына бары тик илле яшьтән зуррак булган мөселманнарны гына керткәннәр.

Чикләүләр хатын-кызларга кагылмый.
Узган жомгада Израильнең Фәләстин жирләрендәге изге урыннарны “милли мирас” атавына фәләстиннәрнең ачуы чыкты.

Көнчыгыш Иерусалимда һәм Үрдүн елгасының көнбатыш ярында бәрелешләр булды.
XS
SM
MD
LG