Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:01

АКШ вәкилләр пулатының тышкы эшләр шурасыннан соң Швеция парламенты да Төркиядәге 1915 ел вакыйгаларын әрмән геноциди дип танy тәкъдимен кабул итте. Швеция парламентының бу карарына җавап итеп Төркия Стокһолм илчесен Анкарага чакырды.

Швеция парламенты 1915 ел вакыйгаларын "геноцид" дип тану тәкъдимен кабул итү белән Төркия премьеры 17 мартта Скандинавиягә булачак сәфәреннән баш тартуын белдерде. Тышкы эшләр министрлыгы кисәтүенә карамастан, карар Швеция парламентында кабул ителде. Бер тавыш аерма белән кабул ителгән карарда 1915 ел вакыйгаларын "геноцид" дип атала.

Геноцид әрмәннәр белән генә чикләнмәгән

Шулай да тәкъдимдә геноцид очрагы әрмәннәр белән генә чикләнми. Анда Төркия әрмәннәр белән бергә башка христиан азчылык халыкларны үтерүдә гаепләнә.

Анкара узган атна геноцид карарының АКШ вәкилләр пулатының тышкы эшләр шурасында кабул ителүеннән соң, Вашингтон илчесен кире чакырган иде. Төркия Швеция парламенты карарыннан соң, хәзер дә Стокһолмдагы илчесен илгә кайтара.

"Карар кызганыч"

Зергун Корутүрк
Төркиягә кире чакырылган Стокһолм илчесе Зергун Корутүрк, Швеция парламенты карарын "кызганыч" дип атады.

"Швеция парламентының мондый карар кабул итүе бору тудырды. Алар сәяси вазыйфаларын онытып, үзләрен тарихчы итеп хис итте бугай. Бу бик кызганыч хәл. Ул ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә киртә булачак һәм аның бу зыянын тиз арада төзәтеп тә булмас", дип әйтте.

Геноцидны тану кем эше?

Әрмәннәр беренче дөнья сугышы вакытында 1.5 миллион әрмәннең төрекләр тарафыннан күпләп үтерелүен алга сөрә.

Төркия 1915 ел вакыйгаларында әрмәннәр белән бергә күп санда кешенең һәлак булу хакыйкатен таный. Ләкин бу хәлнең сәясәтчеләр тарафыннан "геноцид" дип аталуына катгый каршы тора. Төркия бу хәлне тарихчылар белән бергә уртак төзеләчәк халыкара тарих комиссиясендә тикшерергә тәкъдим итә һәм Анкара әлеге тәкъдимне хәзер дә кабатлап килә.

Парламент икегә бүленде

Төркия Швецияне эчке сәяси каршылык аркасында мондый карарны кабул ителүенә ризасызлык белдерә.Чөнки карар парламенттагы депутатлар арасында каршылык тудыра.

Швеция парламентында аерым караштагы ике депутат - Густау Бликс һәм Һанс Линде карар турында бәхәсләшә.

"Бу парламентның эше түгел. Аны тарихчылар карарга тиеш, сәясәтчеләр түгел", дигән караш белдерде Бликс. Линде исә: "Әгәр корбаннар танылмый икән һәм аларның җәфа чигүе чынбарлык белән исбатланган икән, бу рәнҗү яңа буыннарга тәэсир итәчәк," дип әйтә.

"Тарихны сәясиләштерү файдага түгел"

Tышкы эшләр министры Карл Билдт
Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдт карарның парламентта кабул ителүе ике ил мөнәсәбәтләренә йогынты ясаячак дигән фаразны таный. Билдт шулай ук геноцид мәсьәләсенең күтәрелүе, Төркия-Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен җайлаштыру процессына зыян салачагын әйтә.

"Парламентның бу адымы һәм аның нәтиҗәләре борчылу тудыра. Төркиядә оппозиция хәзер Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру процессын туктатырга чакыра. Тарихны сәясиләштерү мөнәсәбәтләрне катлауландырачак кына", дип әйтте Швеция тышкы эшләр министры.

XS
SM
MD
LG