Accessibility links

Бала тудыру йортында дарудан агулану


Алтайда Ключевский бала тудыру йортындагы фажигадән соң, өлкәнең сәләмәтлек саклау идарәсе башлыгы Валерий Елыкомов эшеннән азат ителгән.

Биредә дарулардан дүрт ана зыян күргән. Шуларның берсе һәм тагын икенче ананың яңа туган баласы һаләк булган.

Жомга көнне Алтай өлкәсе прокуратурасың тикшерү комитеты, бу балалар табу йортында тагын бер хатын-кыз үле бала тапкын һәм ул авыр хәлдә, дип хәбәр итте. Ләкин бу фажига алдагысы белән бәйләнмәгән.

Булачак әниләрнең агулануын тикшерү өчен жинаять эше кузгатылган.

Хатын-кызларга бирелгән дарулар Рубцова станциясендә кан алу пункытында житештерелгән булган. Узган ел аларның эшендәге кимчелекләр турында хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG