Accessibility links

Таиландта урам жыеннары


Таиландта хөкүмәткә каршы массакүләм урам жыеннары уза.

Элекке премьер - Таксина Чинаватның илнең төрле якларыннан жыелган меңләгән тарафдарлары, башкача әйткәндә, ” кызыл күлмәклеләр”, Таиландның төньягыннан Бангкокка хәрәкәт итә.

Алар бу жыенның төп максаты, хәзерге премьер министрны урыныннан төшереп, аларның элекке лидерын илгә кайтару, дип белдерә

Бангкок урамнарында 50 меңгә якын полиция тәртип сакларга алынган.

Чинават 2006 елда хәкимияттән читләштерелгән иде. Хәзерге вакытта ул Гәрәп Әмирлекләрендә яши.
XS
SM
MD
LG