Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлегенең Грециягә ярдәм планнары юк


Европа комиссиясе, Британиянең кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары тараткан, якын арада Европа берлеге финанс министрлары Грециягә ярдәм планын расларга тиеш, дигән хәбәрләрен кире какты.

Матбугатта, Грециягә күп миллиардлы кредит бирелергә тиеш, дигән раслаулар басылган иде.

Шимбә көнне Европа комиссиясе вәкиле, “Европа берлеге кирәк булган очракта”, Грециянең финанс кризисына карата чаралар күрергә әзер дисә дә, килешенгән ярдәмнең матбугатта расланганча булуын кире какты.

Әлегә рәсми рәвештә, Греция хөкүмәте ярдәм сорап, бернинди Европа берлегенә дә, башка финанс оешмаларга мөрәжәгать итмәгән.

Бюджет кытлыгын бетерергә теләп ул, салымнарны арттырды, чыгымнарны киметте, шуның белән күп санлы халыкның ризасызлыгын тудырды.
XS
SM
MD
LG