Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшчеләр АвтоВАЗны үз кулларына алырга тели


Шимбә көнне Тольятти шәһәрендә АвтоВАЗда эшләүчеләрнең “Волга машина төзү заводы - эшчеләр коллективы кулына!” дигән шигарь астында массакүләм митингасы узды.

Тольяттиның спорт сарае каршында узган митингта ике меңнән артык кеше катнашты.

Бу митингны оештыручылар - “Воля” партиясе вәкилләренең әйтүенә караганда, аларның бу чыгышларына милиция һәм чиновниклар каршы килгән.

Тольятти мэриясе һәм завод житәкчелеге эшчеләрне митингка жибәрмәскә тырышкан. Урам жыенына чыгарга теләк белдерүчеләрне кинәт кенә, шимбә көнне эшкә чакыртып алганнар.

Митинг ахырында оештыручылар Русия премьер- министры Владимир Путин, Баш прокуратура һәм Чутлау пулаты исеменә АвтоВАЗдагы хәлләргә ихтибар итүне сорап, мөрәжәгать кабул иткәннәр.

Тольяттидагы бу митингны Авто-ВАЗның бәйсез профсозлары “Бердәмлек” тә хуплаган һәм завод эшчеләр кулына тапшырылырга тиеш, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG