Accessibility links

Грузия оппозициясе, “Имеди” телеканалын мәхкәмәгә бирергә ниятли.


Грузия оппозициясе, “Имеди” телеканалын мәхкәмәгә бирергә ниятли.
Телеканал Русия гәскәрләре илгә басып керделәр, дигән сюжетны күрсәтеп, халыкны куркуга салган.

“Демократик хәрәкәт-Бердәм Грузия” оппозициядәге партия башлыгы, элекке парламент спикеры Нино Бурджанадзе, хәкимиятләрне халыкны куркытуда гәепләде һәм аның партия юристлары мәхкәмәгә гариза әзерлиләр, дип белдерде.

Икенче бер лидер Леван Гачечеладзе бу телеканалга чикләүләр кертергә, мәсьәлән, бу эшкә рөхсәтен тартып алырга кирәк, диде.

Грузиянең милли тапшырулар комиссиясе “Имеди” тапшырулар кодексын бозган, дип белдерде.

Телекомпания Грузия халкы алдында гафу үтенде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG