Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын көнчыгыштагы тынычлык сөйләшүләре куркыныч астында


Израиль премьер- министры Биньямин Нетаньяху, Фәләстин жирләрендә яһүдиләр өчен йортлар салынырга тиеш дигән планның фаш булуын һәм аның Израиль белән АКШ арасында мөнәсәбәтләр бозылуга китерүен, “кызганыч” дип әйтергә ия булган “очраклы” аңлашылмаучанлык дип атады.

Якшәмбе көнне хөкүмәт утырышында ул, бу хәлне ачыклар өчен комиссия төзергә һәм гәеплеләрне ачыкларга фәрмән бирде.

Үрдүн елгасының Көнбатыш ярында яһүдиләр өчен 1600 яңа йортлар салыначак дигән хәбәр Израильдә АКШ вице-президенты Джо Байден сәфәрдә булган вакытта килеп чыкты.

Бу хәбәр фәләстиннәрдә дә, рәсми Вашингтонда да көчле реакция китереп чыгаруга сәбәпче булды.

Якын көнчыгышта тынычлык сөйләшүләрен яңадан башлау куркыныч астында калды.
XS
SM
MD
LG