Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбайда теракт хәзерләүчеләр тоткарланган


Мумбай шәһәрендә теракт хәзерләүдә гәепләнгән ике кешене Һиндстанда кулга алганнар.

Полиция мәгълүматләренә караганда алар нефть саклагычны һәм сәүдә үзәген шартлатырга ниятләгәннәр.

Полициянең террорга каршы бүлек башлыгы, алар Һиндстан ватандашлары, ләкин бу эшләргә аларны Пакыстанда өйрәткәннәр дип белдерә.

Мумбайда 2008 елның ноябрендәге терактлар нәтижәсендә 170 кеше һәлак булган иде.

Һиндстан хәкимиятләре бу эшләрдә пакыстаннарның “Лашкар-э Тайба” дип аталган ислам төркеме гәепле, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG