Accessibility links

Таиландта оппозиция хәкимияткә таләпләр куя


Таиландта оппозиция хәкимиятне парламентны таратып, яңа сайлаулар уздырырга чакырды.

Әгәр дә бу таләп бер тәүлек эчендә үтәлмәсә, алар Бангкокта массакүләм урам жыеннары уздыру белән яный.

Элекке премьер Таксин Чиноватның дистәләрчә мең тарафдарлары илнең башкаласында якшәмбе көнне митингка жыелды.

Хәкимиятләр бу таләпләргә юл куймаячакларын белдерә. Бангкокта иминлек чаралары көчәйтелгән.

Таксин Чиноват 2006 елда хәкимияттән читләштерелгән һәм үзеннән башка, читтән торып, вәкәләтләрен кирәгеннән артык куллануда гәепләнгән иде.

Бүгенге көндә ул Дубайда яши.
XS
SM
MD
LG