Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

“Тавыш” оешмасы сайлауларда аларга киртәләр куялар, дип белдерә


“Сайлаучылар хокукын яклаучы “Тавыш” оешмасы бүген Русиянең төрле төбәкләрендә барган сайлауларда аларның вәкилләренә киртәләр куялар, дип белдерә.

Екатеринбургта, Новороссийскийда, Краснодарда “Тавыш” корреспондентларын сайлау урыннарына кертмәгәннәр.

Воронежда оешма вәкиленең фотоаппаратын ватканнар һәм үзен миллициягә озатканнар дип, радиобызга “Тавыш” житәкчесе Лилия Шибанова хәбәр итте.

Элегрәк булган хәбәрләрдә кайбер төбәкләрдә канунлы булмаган агитация алып бару, сайлаучыларны сатып алу, үлгән кешеләрнең документларын куллану кебек очраклар бар дип хәбәр ителгән иде.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматләренә караганда, бу сайлауларга башкаларына караганда кеше күбрәк килгән. Житди канун бозулар теркәлмәгән.

XS
SM
MD
LG