Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Сәфәрләре вакытында алар “Татар кызы” биюен дә күрсәтәчәк. Бу мәшһүр коллективта татарлар да бар. 1971 елда Парижда премьерасы үткән “Кыпчаклар биюе” исә әле дә сәхнәдән төшми. Икенче юлы бер өлештән торган бу балетны да алып килергә исәпләре бар.


Ансамбль мөдире Елена Щербакова сүзләренчә, Казан өчен алар ике сюрприз әзерләгән. Берсе “Татар кызы” булса, икенчесе “Футбол” дип аталган бию.

“Татар кызы”н Игорь Александрович бик күптән куйган булган. Мин биегән вакытта ул аны махсус минем өчен кабат кайтарды. Аннан соң ул бию озак еллар биелмәде. Соңрак без аны Игорь Александрович теләге белән кабат бии башладык. Ул Русиядә генә түгел бик күп илләрдә зур уңышлар белән бара”, ди Щербакова.

Бу нәкъ Моисеевның үзенең “Татар кызы”. Җыелма образ ул. Анда Кырым татарлары, Казан татарлары һәм башка татарларның да бию үрнәкләре кергән. Иң әһәмиятлесе, аңа татар халкының темпераменты салынган, ди Щербакова.

Ансамбль “Казан татарлары” биюен дә башкара. Казанда бөтен кеше дә татар биюе биегәнгә һәм әллә ни артык шаккатыра алмабыз дип, бу юлы “Казан татарлары”н алмаска булганнар.

Ансамбльнең "Болгарлар" биюе
Дөрес, бу әсәрне алар 2003 елда Нуриев фестивале вакытында Казанда күрсәткәннәр инде. Ул вакытта ансамбль Татарстан башкаласына бары тик ике бию белән генә килгән булган.

Тулы программа белән Моисеев ансамбле Казанга соңгы тапкыр 1967 елда килә. Без күп очракта чакырган җиргә барабыз, ди Щербакова.

Моннан берничә ел элек ансамбльне Татарстан башкаласына китерү турында сөйләшүләр алып барылган булган. Әмма ул вакытта Җәлил исемендәге опера һәм балет театры моисеевчылар күтәрә алмаслык аренда акчасы сораган. Казанда ансамбль иҗаты белән таныш булмаган ике буын үсеп җиткән инде.

Бу юлы ансамбльнең ике концерты да Җәлил театрында булачак. Ике якны да канәгатьләндерерлек арадашчы табылган. Яңартылган опера һәм балет театрында чыгыш ясау аларны тагын да канатландырып җибәргән.

“Казан биюче шәһәр. Аның үзенең бию мәктәпләре һәм традицияләре бар. Бу гастроль безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бөтен артистлар да әлеге сәфәргә бик җаваплы карый”, ди Щербакова. Ансамбль үзенең алтын фондындагы классик әсәрләрне күрсәтергә җыена.

Әгәр Казанга ансамбльнең тагын юлы төшсә, “Кыпчаклар биюе”н дә алып килергә исәпләре бар. Бер өлештән торган бу балетның премьерасы 1971 елда Парижда уза. “Князь Игорь” операсындагы бу күренешкә Моисеев үз вакытына яңача сулыш өрә. Әлеге чыгыш өчен Моисеев һәм ансамбль махсус алтын медаль белән бүләкләнә. “Кыпчаклар биюе”е бүген дә тамашачы яратып карый торган әсәрләрнең берсе.

Ансамбльдәге татарлар

Ансамбльнең үзенең бию мәктәбе бар. Аның чыгарылышы биш елга бер тапкыр гына була. Әлеге уку йортын бетергәннәрнең иң яхшы биючеләре генә ансамбльгә кабул ителә. Бу мәктәп 1943 елда Моисеев тырышлыгы белән ачылган. Аның бүгенге җитәкчесе, күренекле Апанаевлар нәселеннән булган Гүзәл Апанаева Русиянең халык артисты.
"Футбол" биюе

“Гүзәл Апанаева училищеда Моисеев мәдәниятенең нигезе булган классик биюләр укытучысы һәм мәктәпнең мөдире дә”, ди Щербакова.

Артистларның 99% әлеге мәктәптән булса, бары тик бер генә процент читтән килгәннәр икән. Менә шул читтән килгәннәр арасында Казан хореография училищесын бетергән Алсу Гайфуллина да бар.

Щербакова сүзләренчә, Алсуның бик тә әлеге ансамбльдә биисе килгән. “Безгә хисчән булуы белән бигрәк тә ошады. Ул бик тырыш һәм биюгә мөкиббән. Халык биюләре өчен бу бигрәк тә зарур”, ди Щербакова. Алсу 2005 елдан бирле ансамбльдә. Ул да Казанга да киләчәк.

Мәскәүдә туган һәм Моисеев бию мәктәбен бетереп хәзер ансамбльдә биюче Айрат Кәримов та Казанга килә. Ансамбльнең үзенең кечкенә симфоник оркестры бар. Анда 30 елдан артык Шамил Хаҗиев эшли. Әле күптән түгел генә аңа Русиянең атказанган артисты исеме бирелгән.

Менә 73 ел инде Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле Русиянең визит карточкасы булып тора. Дөньяда беренче булып оешкан профессиональ халык биюләре төркеме чыгыш ясамаган кыйтга юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG