Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан чиновниклары тагын Сингапурга китте


Республика районнарының тагын бер төркем чиновнигы укырга дип, Сингапурга юл тотты.

Уку кысаларында Татарстан идарәчеләре бу шәһәр- илнең дәүләт һәм администрация төзелеше, ил икътисады үсешенең стратегик юнәлешләре, идарә принциплары, торак коммуналь сәясәт һәм башкалар хакында да мәгълүматләр алачак.

Сингапур тәжрибәсен Татарстан шартларында куллану планлаштырыла. Бүген Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин Сингапурның сәнәгатъ һәм сәүдә министры Ди Йи Шьен белән очрашты.

XS
SM
MD
LG