Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә жинаятьтә шикләнелгән элекке СССР ватандашлары кулга алынган


Бүген Испаниядә Көнчыгыш Европадан чыккан 24 кеше. төрле халыкара житаятчел төркемнәрдә торуларында шикләнелеп, кулга алынган.

Мадридтагы “Азатлык” радиосы хәбәрчесе, полиция башлыгы тикшерү сере дигән сылтау белән, ул жинаятьчеләрнең кайсы ил кешеләре икәнлеген тәгаен генә белдермәде, дип хәбәр итә.

Шулай булуга карамастан кайбер интернет сәхифәләре, сүз монда грузин, әрмән, русиянең мафиози төркемнәре турында бара, дип белдерә. Алар корал, наркотиклар сатуда, акча юуда гәепләнә.

Андый кулга алулар башка Европа илләрендә дә булган. Барлыгы 69 кеше кулга алынган.
XS
SM
MD
LG