Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:02

Коммунистлар, ЛДПР, “Гадел Русия” партияләре сайлау нәтижәләреннән канәгатъ


Дәүләт Думасында вәкилләре булган дүрт партия төбәк парламентында урыннар алачак. Якшәмбедә узган сайлаулар нәтижәсендә беренче урында “Бердәм Русия” партиясе тора.
Коммунистлар, ЛДПР, “Гадел Русия” партияләре Русиядә узган төбәк сайлаулары нәтижәләреннән риза калганнарын белдерде.

Шул ук вакытта”Бердәм Русия” партиясе Иркуски өлкәсендә житди жиңелүләргә дучар булды. Иркутски мэрын сайлауларда коммунистлар вәкиле жиңүче булды. Ә инде Усть-Илимда “Гадел Русия” вәкиле беренчелекне алды.

“Яблоко” партиясе 11% артык тавыш белән Тула шәһәр думасында жиңүче булды.Ул партия шулай ук Астерхан, Пермь өлкәсе һәм Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә матдатлар алды.

“Уң эш” партиясе депутатлары Пермь, Әстерхан, Түбән Новгород һәм Омски өлкәләрендә парламентларда урын алачак.

Үзәк сайлау комиссиясендә сайлаулар барышында житди бозулар булмады дип расласалар да, кайбер ижтимагый күзәтүчеләр канун бозулар булды, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG