Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-Израиль мөнәсәбәтләрендә тирән кризис


Израильнең Кушма Штатлардагы илчесе Михаэль Орен, Израиль-Америка мөнәсәбәтләре соңгы утыз биш елда күрелмәгән тирән кризиста, дип белдерде.

Израиль матбугаты, бу хакта илче Вашингтонда, Кушма Штатларда эшләүче Израиль дипломатлары белән очрашкан вакытта әйткән, дип хәбәр итә.

Узган жомгада Оренны АКШның дәүләт департаментына чакырып, Көнчыгыш Иерусалимда яһүдиләр өчен 1600 йорт төзеләчәк дигән карарга карата протест белдергәннәр.

Бу төзелеш турында мәгълүмат Израильдә АКШ вице-президенты ДЖО Байден сәфәрдә булган вакытта игълан ителде.
Ул Израильнең бу планнарын Якын Көнчыгыштагы солых сөйләшүләрен боза торган гамәл, дип атады.

XS
SM
MD
LG