Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:00

Иранда оппозиция вәкиле өенә һөжүм оештырылган


Тәһрәндә хәкимият яклылар, Иран оппозициясе лидерларының берсе булган Мәхди Каррубиның йортына һөжүм иткәннәр.

Иран мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, бер төркем һөжүм итүчеләр Каррубиның йортына кызыл буяулы савытлар бәргән.

Акциядә катнашучылар оппозиция лидерларына үлем белән янаган шигарьләр кычкырганнар.

Узган елгы сайлауларда Мәхди Карруби Иран президентлыгына нәмзәтләрнең берсе иде. Жиңүче дип бүгенге президент Мәхмүт Әхмәдиниажат игълан ителде.

Оппазиция сайлау нәтижәләре дөрес игълан ителмәде, дип бәхәсләшә.

XS
SM
MD
LG