Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялган хәбәр Грузиядә шау-шу тудырды


Ялган хәбәр Грузиядә шау-шу тудырды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00
йөкләү


«Имеди» каналында шимбә көнне күрсәтелгән ярты сәгатьлек тапшыруда Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойтыга ясалган һөҗүмнән соң, Русия танкларының Грузиягә басып керүе, һава аланнары һәм портларның бомбалануы, оппозиция җитәкечләренең Цхинвалга килеп халык хөкүмәте төзүе, Грузия хәрбиләренең бер өлешенең Русия ягына чыгуы, ахыр чиктә президент Саакашвилинең үтерелүе турында хәбәр ителгән.

Тапшыру башланыр алдыннан, телевидение вәкилләре моның ясалма хәбәр икәнен кисәтеп куйган. Ләкин халыкның күбесе, күрәсең, моны я ишетмәгән, я игътибар итмәгән. Хәбәрдә сүз барган төбәкләрдә халыкта коткы таралган. Кайберәүләр торган җирләрен ташлап китә башлаган.

Тапшыру беткәннән соң телевидение вәкилләре, киләчәктә хәлләр менә шулай була ала, без моны кисәтү өчен эшләдек дип, тамашачыдан гафу үтенгән. Ләкин җәнҗал моның белән генә тукталырга ошамаган. Төрле иҗтимагый оешмалар, сәясәтчеләр, бигрәк тә оппозициядәгеләре, бу уңайдан нәфрәт белдерә, «Имеди» каналын җавапка тартырга таләп итә.

«Имеди» телевидениесе элегрәк оппозициядә иде, хәзер хакимият тарафлы санала. Аны президент Михаил Саакашвилинең якын тарафдары Георгий Арвеладзе җитәкли. Президент Саакашвили үзе дә «Имеди» каналына тәнкыйть сүзләре әйтте:

“Бу тапшыру әлбәттә бик күңелсез хәл, аны башкача эшләргә кирәк иде. Алар тамашачыны алдан кисәтеп куйган анысы. Ләкин ул гына җитми, тапшыру барышында аның чын түгеллеген күрсәткән язу торырга тиеш иде.”

Шул ук вакытта, Саакашвили сүзләренчә, вакыйгалар чынлап та шул юлдан китә ала: “Иң яманы шул, һәм моны һәркем аңларга тиеш, сурәтләнгән вакыйгалар чынбарлыкка, яисә безнең дошман башындагы уйларга бик якын.”

Бер уңайдан оппозиция җитәкчеләре Нино Буржанадзе белән Зураб Ногаиделига да эләкте. Күптән түгел алар Мәскәүдә булып, Русия җитәкчеләре белән очрашып кайткан иде. Саакашвилины аларны “кулларында грузин каны булган кешеләр” белән кул кысышып йөргән “оятсыз грузиннар” дип атады.

Оппозиция «Имеди» каналын җавапка тартырга чакыра
Оппозиция вәкилләре исә «Имеди» каналындагы тапшыруны 30 май Тилфис мэрын сайлау алдыннан Саакашвили тарафыннан махсус оештырылган тамаша дип саный. Тифлис башлыгы кәнәфие президентлык өчен көрәштә мөһим урын санала. Оппозициядәге партияләр ул сайлауга уртак намзәт чыгарырга җыена.

Оппозиция җитәкчеләре хөкүмәтне мәгълүмат чараларын пропаганда чарасына әйләндерүдә, җәмгыятьтә коткы таратуда гаепләде.

«Имеди» каналының бу кыланышын алар җавапсызлык дип атый һәм каналны җавапка тартырга, аны лицензиядән мәхрүм итәргә чакыра. Берүк вакытта алар бу тапшырудан рухи зыян күргән кешеләргә мәхкәмәгә шикаять итәргә киңәш итә.
XS
SM
MD
LG