Accessibility links

Газнида АКШ гәскәрләре Польша командалыгына күчә


Газни вилаятендәге АКШ гаскәрләре белән поляклар идарә итәчәк. АКШ, Әфганстанда Польша армиясе житәкчелек итә торган районга үзенең бер мең гаскәрен юллый.

Бу көнгә кадәр рәсми ачыкланмаган бу хәбәрне Польшаның саклану министры Богдан Клих ”Газете “выборчей” дип аталган газетада раслады.

Польшадан радиобыз хәбәрчесе, АКШның 101нче һава десанты гәскәрләре бу елның икенче яртысында Газни вилаятенә күчереләчәк, дип хәбәр итте.
Әфганыстанның бу өлеше өчен Польша гаскәрләре жаваплы булып санала.

Шуның өстенә апрель аенда бу төбәктәге гаскәрләрен Польша 400 кешегә арттырачак һәм аларның хәрбиләре барлыгы 2600 солдатны тәшкил итәчәк.
XS
SM
MD
LG