Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге фәләстин жирләрендә яһүдиләр өчен йортлар салуны тәнкыйтькә тотты


Европа берлегенең халыкара эшләр секретаре Кэтрин Эшли, бүген Каһирәдәге сәфәре вакытында Көнчыгыш Иерусалимда Израильнең яһүдиләр өчен 1600 йорт төзү планы израиль-фәләстин солых сөйләшүләрен куркыныч астына куя, диде.

Һәм бу тораклар төзелешен рөхсәт ителмәгән эш, дип атады.
Бу тәнкыйтьләргә жавап буларак Израиль премьер- министры Биньямин Нетаньяху, ул йортларны төзү туктатылмаячак, дип белдерде.

Фәләстин табиблары хәбәренә караганда, дүшәмбе көнне,Үрдүн елгасының Көнбатыш ярында, яһүди йортлары төзелешенә каршылык белдергән 7 фәләстин кешесе яраланган.
XS
SM
MD
LG