Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:11

Русиядәге 83 төбәкнең 76-сында якшәмбе көнне җирле сайлаулары узды. “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре үзләренең җиңүе турында әйтсә дә, әлеге хакимият фиркасенә тавыш бирүчеләр саны кимеде. Узган көздә үткән сайлау белән чагыштырганда, оппозицион партияләр күбрәк тавыш җыйды.

Русия премьер-министры Владимир Путин җитәкләгән “Бердәм Русия” фиркасе якшәмбе көнне төбәкләрдә узган сайлау нәтиҗәләре аларны канәгатьләндерде дип әйтергә ашыкты. Гәрчә партия шактый урыннар алса да, узган елның октябрь аендагы сайлау белән чагыштырганда, ул кимрәк булды.

Русия Дәүләт Думасы спикеры, “Бердәм Русия” югары шурасы рәисе Борис Грызлов игътибарны уңай якка юнәлтте.

“Әгәр бу сайлаудагы урыннар санын алсак, “Бердәм Русия” депутатлары шуның 68% алып тора. Бу узган ел октябрь һәм мартындагы сайлау нәтиҗәләре белән чагыштырганда яхшырак”, диде ул.

Октябрьдә хакимият фиркасе барлык төбәкләрдә 50%-тан күбрәк тавыш җыйган иде. Ә бу юлы “Бердәм Русия” бары 8 төбәкнең 4-сендә генә уңышка ирешә алды. Нәтиҗәләр аеруча да Свердлау өлксендә түбән булды – 42% һәм Алтай республикасында – 43%.

Коммунистлар, ЛДПР һәм “Гадел Русия” канәгать


Моннан тыш, партия сайлауда ике мэр урынын югалтты. Иркутскида Коммунистлар фиркасеннән Виктор Кондрашов “Бердәм Русия”дән үз көндәше, вице-мэр Сергей Серебренниковны җиңде. Кондрашовка 62% кеше тавыш бирсә, Серебренников 27% кына җыя алды.

Шулай ук Иркутски өлкәсенең Усть-Илим шәһәрендә “Гадел Русия”дән намзәт Владимир Ташкинов 72% тавышка ирешә алды, ә хакимият фиркасеннән Ирина Бондаренкога бары 20% кеше генә тавыш бирде.

Димәк, төбәк парламенты өчен сайлаулар узган 8 өлкәнең 4-сендә “Бердәм Русия”дән тыш, башка фирка депутатлары да булачак. Әлеге хәл президент Дмитрий Медведевның октябрьдә узган төбәк сайлауларын тәнкыйтьләгәннән соң күзәтелә. Ул анда кайбер парламентта бары ике фракциянең генә булуына канәгатьсезлек белдергән иде. Һәм нәтиҗәдә октябрьдә протест белдергән Коммунистлар фиркасе, ЛДПР һәм “Гадел Русия” ярым рәсми оппозицион партияләр соңгы сайлаудан канәгать калды дияргә була.

Гомумән, Коммунистлар партиясе яхшы нәтиҗәләргә иреште. Алар күп кенә төбәкләрдә уртача 20% тавыш казанды. Шул ук вакытта ЛДПР һәм “Гадел Русия” бертигез диярлек тавыш җыйды – 15% тирәсе.

Хәрәмләшүләр күп булды


“Голос” бәйсез оешмасы җитәкчесе Лили Шибанова күп кенә төбәкләрдә сайлау барышында канун бозулар булуын әйтә.

“Мисал өчен Екатеринбурда ГАЗель, автобуслар белән күпләп кешеләр китерелде. Сәүдә үзәкләрендә сайлау урыннары ачылды. Шул ук вакытта анда әлеге кибетнең бүләк бирү акцияләре барды. Һәм болар барысы бергә кулланылды. Шулай ук Екатеринбурда алдан тавыш бирү таныклыгы белән сайлаучылар да бик күп булды”, ди ул.


Шибанова партияләр кебек сайлаудагы күзәтүчеләрнең дә саны кимүен әйтә.

“Әгәр элек җирле сайлауда бер урында 10-12 күзәтүче булса, хәзер инде 3 күзәтүченең катнашуы да бик уңай күренеш санала. Ягъни җәмәгать күзәтүе сәяси көндәшлек кебек үк кими бара”, ди ул.

Чистайда да сайлау

Татарстанның Чистай районының 34-нче бүлгесендә узган өстәмә сайлауда да “Бердәм Русия” белән Коммунистлар фиркасе намзәтләре җыйган тавышларның аермасы әллә ни зур булмады. “Бердәм Русия”дән катнашкан “Ямашнефть” идарәсе җитәкчесе, элекке Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Виктор Смыков 52,49% тавыш җыйса, аның төп көндәше – Коммунистлар партиясеннән Юрий Петров 37,2% тавыш казана.

“Бизнес-online” хәбәр итүенчә, беренче тапкыр парламенттагы урынга 6 кеше дәгъва кылган. Икесе төшеп калган, тагын берсе Казан эшмәкәре Дмитрий Бердниковны җыйган имзаларын тикшергәннән соң, сайлау комиссиясе намзәт урыныннан алган. Әмма Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаятеннән соң ул кире торгызыла. Ләкин сайлау алды әзерлегенең күбесе инде узган була.

Тагын ике намзәт – Петровлар. Шуның Коммунистлар фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгәне Татарстанның Әфганстан сугышы инвалидлары Чистай бүлгесе идарәсе җитәкчесе булып тора. Ул узган сайлауда да шактый югары процентлар җыеп икенче урынга чыккан иде. Быелгы сайлауда да Чистайда һәр кешенең 3-се аңа тавыш биргән булып чыга.

Коммунистлар фиркасе сайлауга барлыгы 300 күзәтүче җибәрде. Юрий Петров әйтүенчә, хәрәмләшүләр шактый булган һәм инде шулар нигезендә 4 җинаять эше дә ачылган. Киләчәктә алар тагын прокуратура һәм мәхкәмәгә шикаять итәчәген әйтә.

Гомумән 14 мартта узган сайлауда барлыгы халыкның 42,6% катнашкан. Бу 2011 елның декабрендә Дәүләт Думасына һәм 2012 елның мартында Русия президенты сайлавына кадәрге иң зур сайлау булды.

XS
SM
MD
LG