Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:51

Бүген Ригада Ваффен СС легионерлары урам йөреше узды


Бүген Ригада, Совет Армиясенә каршы сугышта һаләк булган латвия солдатлары истәлегенә ел саен уздырыла торган Ваффен СС легионерларының урам йөреше узды.

Бу урам жыеныны хәкимиятләр рөхсәте белән уздырылган.
Рига полициясе бәрелешләр булдырмас өчен “Азатлык” һәйкәле янында иминлекне көчәйтте. Ул урын урам йөрешенең соңгы ноктасы булырга тиеш.

Легионерларның урам йөрешенә каршы килүчеләр, бу маршка комачауларга ниятли. Алар плакатларын жәеп, фашистларга каршы шигарьләр кычкырды.

Ел саен уздырыла торган бу урам йөрешендә катнашучылар Ригадагы “Азатлык” һәйкәленә чәчәкләр сала.

Урам йөреше алдыннан иртән Риганың олы чиркәве янында легионерлар истәлегенә багышланган гыйбадәткә 300 кеше жыелган иде.

XS
SM
MD
LG