Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга Сингапурдан ни кирәк?


Берничә ел элек татарстаннар Сингапур дәүләтенә юл ачты - анда барып, шушы кечкенә генә, әмма икътисадый яктан куәтле утрау-илнең тәҗрибәсен өйрәнә башлады. Күзәтүчеләр фикеренчә, Татарстан административ реформаларында икътисады ирекле, әмма сәяси тәртибе кырыс булган Сингапур сукмагыннан атларга тели.

Шушы көннәрдә генә Казаннан Сингапурга тагын бер төркем түрә чыгып китте, бу юлы район хуҗалары. Максат шул ук - Сингапур тәҗрибәсен өйрәнү. Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин Сингапурның сәүдә һәм сәнәгать министры Ли Йи Шьен белән күрешеп, республикада автоҗиһазлар җитештерү эшен булдыру турында сөйләшкән. Сафиуллин сингапурларны Татарстандагы нефть эшкәртү мөмкинлекләре һәм нефть эшләнмәләре белән таныштырган.

Май аенда Сингапур хакимияте әһелләре Русиягә сәфәр кылырга ниятли. Бу сәфәр кысаларында аларның Татарстанга килүләре дә каралган.

Сингапурның сәүдә һәм сәнәгать министры фикеренчә, Татарстан хакимияте эшне башкарганда, һәрвакыт аның нәтиҗәле булуын тели. “Мондый юлдан барганда уңышка ирешеп була”, ди ул.

Билгеле булганча, Сингапур һәм Татарстан хакимиятенең алдан сөйләшүләре нигезендә Сингапурда республика белгечләрен укыту эшләре бара. Татарстаннар Ли Куан Ю исемендәге дәүләт хезмәте институтында белем ала. Татарстан хөкүмәте җитәкчелеге бу укуларга зур өмет баглый. Алар фикеренчә, чит дәүләттә укып кайткан белгечләр, Татарстан икътисады үсешенә яңа идеяләр китерәчәк.

Татарстанның мәгариф министры урынбасары, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко татарстаннарны иң элек Сингапурның идарә итү системасы кызыксындыра ди. “Сингапур 40 ел эчендә лимон белән банан сатучы илдән, иң бай дәүләтләрнең берсенә әйләнде. Ничек? Татарстаннар нәкъ менә шуны белергә һәм өйрәнергә тели”, ди ул.

Татарстанда Сингапур могҗизасы мөмкинме?

Шуңа да татарстаннарның иң зур теләге – Сингапур сыман кечкенә генә, беркемгә билгеле булмаган дәүләттән, иң байлар рәтенә сикерү. Икътисад белгечләре андый ниятне төрлечә кабул итә. Кемнәрдер ышана, икенчеләр - өметләнми дә.

Белгеч Вадим Хоменко сүзләренчә, Татарстаннарның әлеге тәҗрибәне үзләштерергә теләүләре яхшы. Әмма Сингапур системасы Татарстанга туры килмәскә дә мөмкин, ди ул.

“Башка дәүләтнең идарә итү системасын үзеңә алдың да куйдың була алмый. Бу алай җиңел түгел. Биредә иң элек Татарстанның мөмкинлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Без Американың фондлар базарын да үзләштереп карадык, Хрущев үз заманында, кукуруз да сатып баемакчы булды, әмма барып чыкмады. Шуңа күрә Сингапур дәүләтен тәҗрибәсен үзләштергәндә дә Татарстан шартларын исәптә тотарга кирәк”, ди Хоменко.

Сингапурда икътисади могҗиза атасы Ли Куан Ю исә Татарстанда Сингапур тәҗрибәсен кертүгә Русия кануннары комачауларга мөмкин ди.

Татарстанда Сингапурдагы тәртипләр урнаша алуына ышану авыр. Заманында бу дәүләттә укып кайтканнан соң, моны республика хөкүмәте министрлары да әйткән иде.

Мәсәлән, Сингапурның гомуми еллык кереме Татарстанныкына караганда 5 тапкырга күбрәк, уртача яшәү республиканыкыннан 10 елга артык.

Бу дәүләттә гади генә милиционер да 13 мең доллар хезмәт хакы ала, шуңа күрә ришвәт белән мавыкмый. Гомумән ришвәт алмау буенча әлеге дәүләт халыкара рейтингларда 4-нче урында тора. Елына ни бары 200 очрак теркәлгән. Андый һәрбер очрак бик каты җәза белән нәтиҗәләнә.

Татарстанда исә соңгы ярты елда гына да хакимият вәкилләренең 430лап ришвәт алуы ачыкланган. Бу рәсми саннарга караганда. Җәзаландыру йомшак, юк диярлек.

Сингапур министрлары елына 3 миллион доллар хезмәт хакы ала икән. Сингапурда оппозиция дә бик күренми, анда хакимиятне сүгү гадәте киң таралмаган.

Әлеге дәүләттә депутатлар белән халык мөнәсәбәтләре дә сокландыра. Нинди генә проблемасы булмасын кеше иң элек аларга мөрәҗәгать итә икән.

Татарстан җитәкчелеге Идел буйларында да Сингапур могҗизасы мөмкинме дигәнгә, шикләнмичә "Мөмкин!" ди. Тик моның өчен якынча 50-60 ел вакыт кына кирәк икән.
XS
SM
MD
LG