Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольяттида чернобыль инвалидлары Русия президентын мәхкәмәгә биргән.


16 мартта Тольяттиның “Союз-Чернобыль” дип аталган оешманың алтмыш әгъзәсе, Русия президенты Дмитрий Медведевны, Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызловны, федераль хәкимиятне, финанслар һәм сәләмәтлек саклау министрыкларын Ставрополь район мәхкәмәсенә биргән.

“Азатлык” радиосы хәбәрчесенә оешма рәисе Николай Петрухин, чернобыль инвалидлары Самар мәхкәмәсенә ышынычларын югалтты, дип белдергән.

Чөнки аларың карарлары белән инвалидларга түләүләр Русиянең башка төбәкләренә караганда күпкә ким түләнә, дигән.

Хәзерге вакытта Европа мәхкәмәләрендә, Чернобыль атом электр станциясендә каза нәтижәләрен төзекләндерүдә эшләгән дистәләрчә инвалидның Самар өлкәсе мәхкәмәсе карарларына карата бирелгән шикаятьләре карала.
XS
SM
MD
LG