Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиланд оппозициясе жыйган каннарын хөкүмәт бинасы янында түкте


Таиландта урам жыенында катнашучы меңәрләгән кеше
каннарын жыеп, аны вазифаларыннан китәргә теләмәгән премьер- министр Абсихит Ветчачив утырган хәкимият бинасы янында түкте.
Алар фикеренчә бу гамәл “демократиягә корбан” буларак кабул ителергә тиеш.

Бу гамәлләре өчен элекке премьер- министр Таксин Чинават тарафдарлары 300 литр кан жыйган.

Хәкимияткә каршы урам жыеннары Таиландта узган атнада башланды. Алар элекке премьер- министр Таксин Чинават тарафдарлары тарафыннан оештырылган иде.
Оппозиция вакытыннан алда сайлаулар үткәрүне таләп итте.

Дүшәмбе көнне премьер- министр вазифаларыннан китүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG