Accessibility links

Кайнар хәбәр

Набукко проектына янә җан өрелә


Европа Берлеге тарафыннан алга сөрелгән Набукко проекты өчен март ае уңышы башлана. Әле берничә атна элек кенә бу проект көрчеккә терәлгән кебек иде. Соңгы хәбәрләргә караганда, Каспий газын Европага кууны максат итеп куйган проект янә гамәлгә куела башлый.

Озакка сузылган салкын кыш айларында туңдырылган хәлдә калган Набукко проекты тирәсендә яз җитүгә җанлану күзәтелә башлады.

Европа Берлеге бу үткәргечкә зур өметләр баглый. Аның аша Европага Каспий һәм Якын Көнчыгыш төбәкләреннән елына 31 миллиард шакмак газ куылыр дип көтелә. Европа Берлеге бу үткәргеч ярдәмендә Русиягә бәйлелеген киметергә өметләнә.

Төрле финанс һәм оештыру проблемнары аркасында бу проект инде берничә тапкыр көрчеккә терәлде. Аның 2014 елга әзер булачагына инде шикләр туган иде. Соңгы көннәрдәге тәрәккыят проектның киләчәгенә өметләр уятты.

4 март көнне Төркия парламенты Набукко үткәргече аша газ транзит итү турында килешүне раслады. Төркия бу килешүне имзаламаган соңгы ил иде. Калган 4 транзит иле – Австрия, Болгарстан, Маҗарстан, һәм Романия аны элегрәк имзалады.

Райнһард Мичек
Набукко проекты җитәкчесе Райнһард Мичек радиобызга биргән әңгәмәсендә документның әһәмиятен болай аңлатты: “Бу документ чынлап та әһәмиятле, чөнки ул биш ил өчен уртак транспорт тәртибе кертә. Набукко шикелле транснациональ проект өчен бу бик мөһим. Килешү 50 елга төзелде. Бу инвесторларга, банкларга, газ табучыларга иминлек һәм ышаныч бирә.”

Набукко өчен тагын бер уңай хәбәр 10 мартта Германиядән килде. Алты химаяченең берсе, Германиянең RWE ширкәте Азәрбайҗанның Нахечивань ятмасында эшләр башлар алдыннан аңлашу турында беркетмә имзалады. Бу ятманың газы Набукко аша куылыр дип көтелә. Узган ел RWE шундый килешүне Төркмәнстан белән төзегән иде.

Нихаять, тагын бер уңай хәбәр 4 мартта Европа комиссиясеннән килде. Узган ел Русия белән Украина арасындагы “газ сугышы” вакытында Европа Берлеге кыйтганың энергетика тармагын яхшыртуга 1.5 миллиард евро бүлгән иде. Шуның 200 миллионы Набуккога эләкте. 4 март көнне Европа комиссиясе шул ук максатларга тагын 2.3 миллиард өстәргә карар итте. Бу акчаның шактый өлеше Набуккога бирелер дип көтелә.

Набукко үткәргече алдан каралганча 2014 елда гамәлгә кертелерме дигән сорауга Мичек: “Әйе, барысы да алдан каралганча бара. Әзерлек эшләренә 2010 ел бар. 2011 елда төзелеш эшләре башлана. 2014 елда Европага беренче газ киләчәк.”

Март аендагы соңгы вакыйгалар Мичекка болай әйтергә мөмкинлек бирә. Күрәсең, Европа Берлеге бу төбәктәге көндәшләрен күреп, әүземрәк хәрәкәт итәргә булган. Мәгълүм булганча, Төркмәнстан һәм Казахстан ятмаларына Кытай белән Иран да күзен салган.
XS
SM
MD
LG