Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын Көнчыгышта низаг көчәя


Көнчыгыш Иерусалимда яһүд мәхәлләсе төзелешен яңадан башлау карары һәм бер яһүд синогогасын яңадан торгызу фәләстиннәрне ачуландырды. Фәләстинле протестчылар белән полиция арасында бәрелешләр булды.

Бүген йөзләгән фәләстинле Израиль хакимиятенә каршы урамда протест чаралары башлады. Израиль полициясенең халыкны тарату өчен исерткеч бомбалар куллануы хәбәр ителә. Израиль каршылыкны туктату өчен бирегә 3 мең өстәмә полиция урнаштырды.

Низагка Израиль хакимиятенең яңа төзелеш планы сәбәпче булды. Күптән түгел Ираиль Көнчыгыш Иерусалимда 1600 яңа торак төзелешен башлау проектын хуплавын белдергән иде.

Израиль җитәкчеләре моңа өстәп дүшәмбе көнне шәһәрнең тарихи мәхәлләсендә, 1960 елда Үрдүн белән булган сугыш вакытында җимерелгән бер синогоганың яңадан торгызуын хәбәр итте. Әлеге хәбәр фәләстиннәтне чыгырыннан чыгарды.

Хамас хәрәкәте бу көнне "Газап һәм уяулык" көне дип игълан итте. Төркем гарәп һәм мөселман дөньясын изге шәһәр Кодүс, ягъни Иерусалимга ярдәм итәргә һәм әл-Акса мәчетен сакларга чакырды.

Израильгә тәнкыйть арта

Израиль хакимиятенең соңгы торак төзелеше планы АКШ белән Израиль арасында да киеренкелек тудырды.

Чөнки план АКШ президент ярдәмчесе Джо Байденның Израиль-Фәләстин тынычлык сөйләшүләрен яңадан башлау тырышлыклары вакытына туры килде.

АКШ тышкы эшләр секретарьлeгe Фәләстин белән сөйләшүләрне башлау өчен Израиль ягыннан һаман җавап кайтарылмавын белдерә.

Якын Көнчыгышта кабат кабынып киткән каршылык чараларыннан соң, АКШның Якын Көнчыгыш вәкиле Джордж Митчел төбәк сәфәрен кичектерергә булды.

АКШ дәүләт секретаре сүзчесе Филип Краули, Якын Көнчыгышта кинәт киеренлек тууына борчылу белдереп, халыкны тынычландырырга чакырды:

“Барлык тарафларны җаваплык белән хәрәкәт итәргә һәм тынычлыкны сакларга чакырабыз. Фәләстинле тарафларын низагны арттыру юнәлешендә чаралар күрүе хәбәр ителә. Фәләстин рәсмиләрен халыкны котыртмаска чакырабыз", диде.

Израиль кире чигенми

Израиль АКШның тәнкыйть белдерүенә игътибар итми һәм хакимият төзелеш проектын туктатырга җыенмый. Израиль тышкы эшләр министры Авигдор Либерман Иерусалимда төзелеш проектын туктату таләпләрен "мантыйксыз" дип атады. Ул моның АКШ белән дипломатик мөнәсәбәтләргә тәэсир итсә дә, Израильнең карардан кире кайтырга җыенмавын әйтте.

Израиль парламентында чыгыш ясаган премьер-министр Бәньямин Нетаняһу, Иерусалимда Израильгә кайтарылган җирләрнең алга таба булачак килешүләрдә дә Израильнеке итеп калачагын, бу хакта сәясәтчеләрнең бер ук фикердә булуына басым ясады.
XS
SM
MD
LG