Accessibility links

Студентлар “патшасы” бәреп төшерелде


Яңа президент Тимур Сөләйманов
Яңа президент Тимур Сөләйманов

Татарстан студентлары Лигасына яңа президент сайланды. Экс-президент Марат Бохараев Лиганың уставын үзгәртеп, оешма акчасын үз белдеге белән генә тоткан дип фаразлана. Ә студентлар Лигасының еллык бюджеты 3 миллион сум тирәсе.

Студентлар Лигасының 2009 елның декабрь аенда узган корылтаенда Марат Бохараев эш барышында ялгышлар җибәрүен үзе үк таныган. Аның устав пунктларына үзгәрешләр кертүе Лига шурасы вәкилләрендә канәгатьсезлек тудыра. Һәм чираттан тыш утырышта Лиганың яңа президенты итеп Казан дәүләт университеты аспиранты Тимур Сөләйманов сайланды.

Марат Бохараев ялгышларын танымый


Утырышны беренче тапкыр Татарстанның яшьләр эшләре министры Марат Бариев үзе алып барган. Министр белдерүенчә, ул студентлар Лигасына Универсиада вакытында эш йөклисе булган. Әмма алар моның белән шөгыльләнәсе урынга, кемнең хаклы, кемнең хаксыз булуын тикшереп яткан.

Оешма уставы нигезендә президент корылтайга һәм Лига шурасына җаваплы булса, хәзер президиумга гына хисап тота ала икән. Шулай ук шураның һәм президентның вәкаләтләре дүрт елга кадәр озайтылган.

Әмма Марат Бохараев кайбер ялгышларын таныса да, фальсификация белән шөгыльләнүен инкарь итә. Бохараев сүзләренчә, алар 10 мең сум күләмендәге хезмәт хакын бюджеттан ала. Ул акчаны да тоткарлап бирәләр икән. 2009 ел өчен тиешле хезмәт хакын республиканың премьер-министры Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткәч кенә түләгәннәр. Чөнки премьер Студентлар Лигасы корылтаенда үзе дә катнашкан иде.

Бохараевны кем алып ыргыткан?

Экс-президент боларга өстәп, үзен административ көч ярдәмендә китәргә мәҗбүр иттеләр дип белдерә. Студентларны ректоратка чакыртып аңлатулар үткәрүләрен, президентлык вәкаләтләрен аларны авыр хәлгә куймас өчен генә ташлавын әйтә.

“Лиганың эшчәнлеге сүлпәнәю акча юклык белән бәйле. Яшьләр эшләре министрлыгына студентлар спортын үстерү юнәлешендә бик күп тәкъдимнәр җибәрдек. Әмма безгә студентлар спортына тыгылмаска куштылар, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнергә боердылар”, ди Бохараев.

Тимурга альтернатива булмаган

Лиганың яңа президентына нәмзәтләр арасында Тимур Сөләйманов кына булган. Соңгы минутта вице-президент та үзенең кандидатурасын үткәрмәскә кушкан.

Студентлар Лигасы президенты Тимур Сөләйманов белдерүенчә, башта эшче төркем тупларга кирәк. Чөнки күпләр Лига эшчәнлеге белән риза түгел. Алар үз сүзләрен Татарстан җитәкчеләренә җиткерә алмаган.

Утырыш ябык ишекләр артында узды


Шунысын да әйтергә кирәк, чираттан тыш утырыш ябык ишекләр артында үткән. Журналистлар да җыелышка кертелмәде.

“Вечерняя Казань” газеты язуынча, Лига үзенең җитәкчеләренә “зур файда” китергән. Мисал өчен, оешманың вице-президенты Вика Черкасова Русия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган. Экс-президент Марат Бохараев исә Татарстан Дәүләт шурасының элеккеге чакырылышында депутат булып торган. Ә безнең беркатлы студентларыбыз һаман да түләүсез транспорт, тулай торакларда урын алу турында хыяллана.

Татарстан студентлары Лигасы инде 13 ел эшләп килсә дә, күп студентлар аның нинди эш алып баруын белми.
XS
SM
MD
LG