Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Алар бүгенге шартларда яучылык институтын булдыру һәм гаиләдә рухый – әхлак традицияләрен торгызу турында да сөйләште. Түгәрәк өстәлдә Русиянең 11 төбәгеннән 40лап яучы катнашты.


Зилә Әхмәдуллинаны Түбән Новгород шәһәренең баш яучысы дип әйтергә була. Яучы дигәч тә, уң балагы сызганылган, ак яулыклы һәм телгә оста апа дип күз алдына китермәгез тагын. Андый кавыштыручылар тарихта гына калгандыр мөгаен. Шулай да Әхмәдуллина Түбән Новгород өлкәсендәге кайбер татар авылларында элек-электән килгән гореф-гадәтләрне дәвам итүче яучылар булуын да кире какмый.

Үзе ул менә 5 елдан артык инде “Шатлык” дип аталган танышу клубы башлыгы. “Соңгы 5 ел эчендә безнең аша 17 гаилә рәсми теркәлде. Берьяктан күп түгел кебек, ә икенче яктан, елга 2 гаилә генә барлыкка килсә дә, күпме кеше үз парын тапты дигән сүз. Никах белән торучылар бик күп. Граждански брак белән торучыларны санмаска тырышабыз. Алар бар. Безнең аша танышалар да, бергә яшәп яталар. Әмма аларны гаилә дип санамыйбыз”, ди Әхмәдуллина.

“Шатлык”ка яр эзләп күпчелек очракта 25-27 яшьлек егетләр килә икән. Нижгар якларында кияүгә бармаган туташларның 35 яшьтән соң гына алар аша ир эзли башлавына Әхмәдуллина гаҗәпләнми. Димәк, көткән, өметләнгән.

Үзләрендә таныштыру хезмәте булу турында реклам бирсәләр дә, гаилә корырга теләүчеләр турында бер генә мыскал мәгълүматны да интернетка чыгармыйлар. Очраштыру, кавыштыру бары тик клуб аша гына бара.

Каерып акча да сорамыйлар. Бирә алмастайларга акча турында сүз дә күтәреп тормыйлар. Хәллерәк күренгәннәргә түләргә кирәклеге турында турыдан-туры әйтәләр. Клубка татар кызына өйләнергә теләгән рус буйдаклары да сугылгалый икән.

“Бездә рус ирләре татарларны яраталар. Әмма миңа татар кызлары руска чыгарга дип килмиләр. Алар нәкъ татар-мөселман кешсен эзли. Безгә килгән рус милләтеннән булганнарга: “Татарга өйләнәсең килсә я ислам кабул итәсең, я безнең гореф-гадәтләрне үзеңнеке итеп саный башлыйсың”, дибез. Башкача минем аша татар кызын табарга мөмкин түгел”, ди Әхмәдуллина.

42% башка белән кушыла


Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, “Татар гаиләсе” вакыфы рәисе, драматург Туфан Миңнуллины соңгы саннар бик борчуга салган. Катнаш никахларның үсүен җитди проблема дип әйтә ул.

“Дөньяда мәхәббәт дигән әйбер бар. Мин үзем язучы кеше. Мәхәббәтнең бөеклеге турында һәрвакыт әйтәм. Ләкин, җәмәгать, 42% мәхәббәт була алмый. Башка милләтләр арасында мәхәббәт 1%, я ярты % булырга мөмкин. Ул очракта ирме, хатынмы бер-берсенең яшәү рәвешен, йолаларын, динен кабул итәргә тиеш. Берсе милләтнең бер вәкиле буларак югалырга тиеш”, ди Миңнуллин.

Әхлаксызлык империяне дә җимерә

Татарстан хөкүмәтенең дин эшләре шурасы җитәкчесе Ринат Вәлиуллин җәмгыятьтәге тагын бер кискен хәлне дә искәртә. Моннан бер ел элек Татарстанда гаилә корганнарның нәкъ яртысы диярлек аерылган иде.

“Монда дин вәкилләре, шулай ук православлар да, җәмгыятьнең диннән китүеннән һәм рухи ышануларның юкка чыгуыннан әлеге хәлгә китергән төп проблема булып тора дип сөйләде. Монда Рим империясенең җимерелүе инсафсызлык һәм рухи башлангычның юкка чыгуыннан дип тә әйттеләр”, ди Вәлиуллин.
Наилә Җиһаншина һәм Туфан Миңнуллин

Әлегә яучылар ярдәме белән кушылучылар әллә ни күп булмаса да, яучылар институты барлыкка киләчәгенә өмете бар аның.

Сер түгел, бүген яр табу, күңелең теләгән кеше белән танышу интернет “җилкәсендә”. Яшьләр һәм урта буын тормышының аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп бара ул. Гадәттә өлкәннәр интернетны әхлаксызлык таратуда сүгә.

Сабаклар да биреләчәк


Татарстанның мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, алга таба да яучылык эшчәнлеген җәелдерү дәвам итәчәк. Бу эшкә керешкәннәр һәм керешергә теләге булганнар өчен бер-ике айдан махсус укулар да үткәрергә җыеналар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG