Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ газетасы Ходорковскийның Путинга сорауларын бастырды


Британиянең, күптән түгел генә Русия банкиры һәм сәясәтчесе Александр Лебедев сатып алган “Индепендент”газетасы, Михаил Ходорковский белән әңгәмә бастырды.

“ЮКОС”ның элекке хужасы ул әңгәмәдә Владимир Путинга сораулар бирә. Һәм жавапларны Мәскәүдә узачак мәхкәмә вакытында бирергә тәгъдим итә. Бу хакта Лондоннан радиобыз хәбәрчесе Наталья Голицына хәбәр итте.

“ЮКОС”ның элекке житәкчесе Русия премьер министрына 4 сорауга жавап бирүне сорый.

Мәхкәмәдәге гәепләүчеләр, ди Ходорковский, мин “ЮКОС” белән аның рәсми житәкчесе буларак түгел, ә бәлки оештырылган жинаятчел төркем башлыгы буларак житәкчелек иткәнмен. Минем белән “ЮКОС” проблемалары хакында сөйләшкәндә сез кем белән сөйләштегез?- дип сорый ул.
2003 елда сез “ЮКОС”ны уңышлары белән котлаганда, дип сорый Ходорковский, мәхкәмәдәге прокурорлар кебек сез дә мин үземнең ширкәттән нефть урлый, дип санаган идегезме?

2003 елның февралендә, дип искә төшерә Ходорковский, сез “ЮКОС”ның салымнар белән проблемасы юк, дигән идегез. Ул вакытта сез нинди салымнар турында сөйләдегез? Чөнки прокуратура фикеренә караганда барлык нефть тә урланган бит.
Һәм дүртенче сорау:Нигә “ЮКОС” кебек салым түләүче “Роснефть” ширкәтенә салым ведоствосы ягыннан бернини дә дәгъвәләр юк, ди сорый Михаил Ходорковский Владимир Путиннан.

XS
SM
MD
LG