Accessibility links

Русия бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе: кризиста 2 миллион кеше эшен югалтты


Русиянең бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе кризис башыннан 2 миллион кеше эшен югалтты, дип белдерә.

Бу хакта бу оешманың рәисе Михаил Шмаков, һөнәр берлекләренең тикшерүләре шундый нәтижәгә килгән, диде.

Шмаков сүзләренә караганда бу тарафтан сәләмәтлек һәм социаль үсеш министрлыгы ике тапкыр кимрәк сан күрсәтә. Алар фикеренчә эшләрен югалтканнар саны бер миллион тирәсе.

“Интерфакс”, һөнәр берлекләре житәкчесе белдерүенә таянып, Русиядә эшсезлекнең үсеше арта гына барачак, дип хәбәр итә..
XS
SM
MD
LG