Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52

Швециядән 43 ел яңгыраган рус радиосы эшен туктата


Швециянең дәүләт радиоширкәте кыска һәм озын дулкыннарда, шулай ук ФМ ешлыгында рус телендәге тапшыруларны бу елның ноябрь аеннан эфирга чыгармау турында карар кабул иткән.

Радиобызның Скандинавиядәге хәбәрчесе Сергей Джанян, Швеция яңалыклары һәм башка хәбәрләр белән рус радиосы Интернет сәхифәсе аша таныштырып торачак, дип белдерә.
Швед радиосының чит илләргә тапшыру программасы 1939 елдан инглиз телендә эшли башлаган. Ә инде русча тапшырулар беренче тапкыр эфирга 1967 елның 5 нояберендә чыккан.

Швеция радиосы сәхифәсендәге мәгълүматкә караганда, бу елның көзеннән радиоширкәт башка илләргә тапшыруларын бетерергә ниятли.

XS
SM
MD
LG