Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә шартлаулар оештырган радикал милләтчеләр тоткарланган


Тикшерү мәгълүматләренә караганда, Мәскәүдә шартлаулар оештыручы радикал милләтчеләр төркеме тоткарланган.
Русиянең эчке эшләр министрлыгында, алар “Рөхсәт ителмәгән мөһәжирлеккә каршы хәрәкәт”, “Славян берлеге”, “Каршылык”, “Рус маршы” дигән оешма әгъзәләре, дип хәбәр иттеләр.

Алар шартлаткыч коралларны үзләре ясаган. Ул кораллардан башка алардан төрле экстремистик эчтәлекле китаплар да табылган.

Тикшерүчеләр хәбәренә караганда, тоткарланганнарның Мәскәүдә утыздан артык шартлатуда катнашкан булулары ихтимал.

Жинаять эше кузгатылган. Тоткарланган яшьләрдән илдән чыгып китмәү хакында имзалар алынган.
XS
SM
MD
LG