Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Балтыйк буе илләре өстендә бер көнлек хәрби күнегүләр уздырды.


НАТО хәрби житәкчелеге белдерүенә караганда, бу күнегүләрдә очкычлар белән жирдәге хезмәтнең бәйләнеше тикшерелгән.

Шулай ук белдерүдә, бу күнегүләр НАТОның уртак иминлек яклы булуын исбатлый, диелгән.

Күнегүләрдә 6 хәрби очкыч – Франциядән, Польшадан һәм Литвадан икешәр очкыч катнашты.

Бу күнегүләрдән кәнагатьсезлек белдергән Русия, аның барышы турында хисап сораячагын билгеләде.
XS
SM
MD
LG